Чарада 2 команда катнашты. Балалар гомуми тематика белән берләштерелгән сигез кызыклы этапны үттеләр, аларның һәрберсендә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын һәм юл билгеләрен белү буенча биремнәр үтәделәр, кирәкле юл билгеләрен алу өчен пазллардан картиналар төзеделәр, хәвефсез маршрутлар уйлап таптылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар барлык сынауларны яхшы узып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен, әйләнә-тирә мохит шартларында ориентлаша белүләрен күрсәттеләр. Гомумән алганда, квест-уен күңелле һәм шәп узды. Уен эмоциональ яктан бай булды, балалар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм, әлбәттә, профилактик файда алды. Хөрмәтле өлкәннәр! Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне искә төшерергә онытмагыз! Балаларны хәвеф-хәтәрдән, бәла-казадан саклагыз!