ИГЕНЧЕ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Образование
16 ноябрь , 15:20

Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта

Бүген Чакмагыш беренче урта мәктәбе базасында Уфа дәүләт нефть техник университеты вәкилләре белән профориентацион очрашу узды.

Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта

УДНТУ – ул иң яхшы белгечләр әзерләүче Русия һәм республиканың танылган предприятиеләре белән хезмәттәшлек иткән алдынгы югары уку йортларының берсе. Очрашуда УДНТУ вәкилләре Эмиль Шамил улы Гайсин, Камил Шамил улы Бикмөхәммәтов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов катнашты. Очрашуга киләчәктә үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен икътисадның нефть-газ өлкәсе белән бәйләргә теләгән 9-11 сыйныф укучылары килде. Мәктәптә фундаменталь факультетлар һәм институтлардан 9 мәйданчык эшләде. Мәгълүмати һәм социаль технологияләр югары мәктәбе укытучысы Дарья Вячеславовна Семенова "Криптография: шифрлар һәм кодлар серләре"темасына дәрес үткәрде. Уфа икътисад һәм идарә югары мәктәбе студентлары "Битва USE" квиз уенын уздырды. Һөнәри юнәлеш бирү чарасы булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүдә тагын бер адым булды, булачак чыгарылыш сыйныф укучылары төп дисциплиналар белән танышты, үзләренең мөмкинлекләрен һәм көчләрен бәяләде. Әйтергә кирәк, республиканың әйдәп баручы югары уку йортына кичә 76 яшь тулды. УДНТУ – дөнья бренды, анда бүгенге көндә 52 илдән 23 меңнән артык укучы белем ала. Уку йортына киләчәктш дә чәчәк атуын телибез һәм район мәктәпләре белән киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнәбез!

Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Алдынгы югары уку йортларының берсе Чакмагыш беренче урта мәктәбендә кунакта
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: