ИГЕНЧЕ
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Образование
9 декабрь , 17:55

Районыбыз киләчәге – хезмәт сөйгән яшьләр кулында

Яшьлек – зур хыяллар һәм кыю карарлар кабул итү чоры. 

Районыбыз киләчәге – хезмәт сөйгән яшьләр кулында
Районыбыз киләчәге – хезмәт сөйгән яшьләр кулында

Районыбыз яшьләрен, әлбәттә, шәһәрнең якынлыгы һәм аның мөмкинлекләре кызыктыра. Әмма туган җиребездәге фидакарь хезмәт традицияләрен дәвам итеп, биредә калып, әти-әниләре үрнәгендә авыл җирен яратып эшләргә кайтучылар да аз түгел. Әлеге язмада без сезне шундый яшь белгечләрнең берсе – Балалар иҗат үзәгенең муниципаль терәк үзәге методисты Гөлназ Рамил кызы Рәхимкулова белән таныштырырга телибез. Мәгариф тармагында өстәмә белем бирү юнәлеше балаларның төрле яклап үсешендә мөһим роль уйный. Укучыларның дәресләрдән тыш теге яки бу юнәлештә шөгыльләнүләре буш вакытларын файдалы уздыру өчен кирәк. Район үзәгендә урнашкан Балалар иҗат үзәге – балаларга өстәмә белем бирү оешмасында югары белемле, сәләтле, иҗатка гашыйк педагоглар хезмәт сала. Язмабыз герое 30 яшьлек Гөлназ Рәхимкулова да 2021 елның гыйнвар аенда шушы матур коллективка кушылып, хезмәт юлын өстәмә белем бирү укытучысы булып башлый. Чакмагыш кызы Гөлназ өч кыз бала арасында иң өлкәне булып үсә. Әнисе Ира Рим кызы Салихова гомере буе Чакмагышта пешекче булып эшли, хаклы ялда. Әтисе Рамил Гарәби улы Салихов “Транснефть”тә хезмәт сала. Башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлегенә ия булу теләге белән янган кыз 2012 елда бюджет хисабына БДПУга укырга керә. “Яшьтән үк мәгариф системасында эшләргә теләдем. Бала чактан укытучы һөнәрен яраттым. Бу һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Гөлфия Мәхмүт кызы Хисамова зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Безнең сыйныф укучылары үзара бик дус, тату булды. Гөлфия Мәхмүт кызы безнең өчен икенче әнигә әверелеп, яхшы белем нигезләре бирде. Ул бик җаваплы, акыллы, һөнәренә тугры укытучы булды, без, балаларны бертигез күреп, берләштереп, дус-бердәм булырга өйрәтте. Аның шушы күркәм сыйфатларына сокланып, минем дә укытучы булу теләгем көннән-көн арта бирде һәм ныгыды, укытучы һөнәренә ул сөю уятты”, – дип сөйләп үтте яшь белгеч булачак һөнәрен сайлавы турында. БДПУда Гөлназ бар тырышлыгын салып белем туплый, яхшы укуы, максатчанлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Бакалавриатны тик “5” билгеләргә генә тәмамлый. “Биредә мин нык яратып, зур теләк белән укыдым, Уфада хезмәт практикалары үттем. Шушы ук уку йортына магистратурага үз белгечлегем буенча укырга кердем. Аны да кызыл дипломга тәмамладым. Бакалавриатның азагында шушы ук университетта эшкә сайлап алдылар һәм чакырдылар. Үзем укыган “Башлангыч белем бирү теорияләре һәм методикалары” кафедрасында эшләп алдым. Биредә укып та, эшләп тә йөргән чагымда күптәннән очрашып йөргән, армиядән көтеп алган сөйгән ярым Илнур Рәхимкулов белән өйләнешеп, гаилә корып җибәрдек. Шәһәрдә икебез дә Чакмагышыбызны сагындык, үзебезнең туган җиребездә файдалы булып, шунда яшәргә һәм эшләргә карар иттек”, – дип, ул елларны искә төшерде әңгәмәдәшем. Яшь гаилә үз тырышлыклары белән Чакмагышта өй салып кереп, район үзәгендә тормыш көтә башлый. Бүгенге көндә тату гаиләдә Азалия исемле кыз үсә, ул әле гимназиядә 1 сыйныфта укый. Гөлназның тормыш иптәше Илнур Ильяс улы “Транснефть” акционерлар җәмгыятендә инженер-энергетик булып эшли. Гөлназ Рамил кызының хезмәт юлы туган авылында Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү укытучысы булып башланса, бүгенге көндә ул муниципаль терәк үзәге методисты вазыйфасын зур җаваплылык һәм тырышлык белән башкара. Республикада 2018 елның сентябреннән «Навигатор» Башкортстан Республикасы балаларына өстәмә белем бирү автоматлаштырылган мәгълүматлар системасы эшли башлады. Балалар иҗат үзәгенең муниципаль терәк үзәге методисты Гөлназ Рамил кызы Рәхимкулова аңлатып үтүенчә, анда ата-аналар үз балаларын түгәрәкләргә, секцияләргә яздыралар. Һәр район республика методика үзәгенә балаларның өстәмә белем белән җәлеп ителү турында мәгълумат бирә. Барлык муниципалитетлардан җыелып, ул Башкортстан Республикасының үсеш күрсәткечләре процентын тәшкил итә, БР Башлыгы рейтингы белән бәйле. Һәр уку елында юл картасы ачыла, ул район мәгариф бүлеге белгечләре, район хакимияте белән берлектә башкарыла. Районыбыз күрсәткечләре әлеге системада алдынгылар рәтендә. “Һәр эшнең уңай һәм тискәре яклары була. Әмма аны бар күңелеңне салып, яратып башкарсаң – барысы да уңай бара, эшнчәнлекнең нәтиҗәсе дә яхшы була. Без барыбыз да районыбыз файдасына, аның үсеше, матур киләчәге өчен эшлибез. Безнең Балалар иҗат үзәгендә бердәм, тату коллектив тупланган. Биредә эшли башлавымның тәүге көненнән үк мин коллегаларымның ярдәмен тойдым, сорауларыма җаваплар таптым, бер-беребезгә ярдәмләшеп, тәҗрибә уртаклашып эшлибез. Җитәкчебез Рәзилә Хәтмулла кызы Камаловага, методистларга, өстәмә белем бирү педагогларына һәрдаим ярдәмнәре, киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре өчен рәхмәтлемен. Шулай ук гаиләмә, туганнарыма һәм якыннарыма да сөюләре, ярдәмнәре өчен рәхмәт җиткерәм. Яшьләргә теләгем шул: районыбызга кайтыгыз, туган җиребезнең үсеше, чәчәк атуы – без, яшьләрдән тора. Эшләргә теләге булган кешегә районда күңелгә ятып торган эше дә, бөтен шартлар да бар. Үзең тырыш, җаваплы, кешелекле булсаң, эшеңне сөйсәң – эштә дә яраталар, хөрмәт итәләр” , – ди район үзәгендә эшләүче яшь белгеч Гөлназ Рәхимкулова. 

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: