Артем – Чакмагыш егете. Гимназияне уңышлы гына тәмамлаганнан соң, БДИны яхшы тапшырып, үзе теләгән уку йортына укырга керә. Мәктәп елларыннан ук яхшы билгеләргә укып, үзен тырыш, максатчан, сәләтле егет итеп күрсәтә. Ә хәзер, югары уку йортында да – шулай ук. Университетның җиңелләрдән булмалаган математика, информатика һәм робототехника институты факультетында ул баш күтәрми югары белем ала, төгәл фәннәрне бик ярата. “Мәктәптә укыганда алгебра фәнен бик яраттым, аеруча мәсьәләләр чишү бик ошый иде. Дустым Булат информатиканы үз итте. Аңа карап мин дә информатика белән дә ныклап кызыксына башладым. Өлкән сыйныфларда укыганда математика, информатика фәннәрен үз эченә алган һөнәри юнәлешне аңлы рәвештә сайладым һәм шушы максатка таба ышынычлы атладым. БДИны уңышлы тапшырып, үзем сайлаган факультетка бюджет формасына укырга кердем. Студент тормышы – ул бик кызыклы, мавыктыргыч һәм бай. Хәзер инде мин бераз студент тормышы тәҗрибәсе туплагач, күнеккәч, укудан тыш вакытымны яраткан шөгыльләремә дә бүлә алам. Егетләр белән бик теләп көч таләп иткән спортның пауэрлифтинг төре белән шөгыльләнә башладым ”, – ди әңгәмәдәшем. Әйткәндәй, Артем булачак студентларга да киңәш-теләкләрен юллады: “Имтиханнарга әзерләнүне соңгы көннәргә калдырмагыз. Алдан ук җитди рәвештә әзерлек башласагыз, үзегезгә җиңелрәк булыр. Укытучылар белән уртак тел табып, аларның киңәшләренә колак салып, бар тырышлыгыгызны салып куелган максатыгызга таба барсагыз, уңыш озак көттермәс. Барысы да үзеңнән тора!” – диде тырыш егет.