Анда Башкортстан аграр-технология колледжының Чакмагыш филиалы студентлары һәм аларның укытучылары чакырылды. Чара укучы яшьләрне шушы күңелле бәйрәм белән тәбрик итү, аның барлыкка килү тарихы, традицияләре белән таныштырудан башланды. Әлеге конкурс-уен программасының тәүге өлешендә кызлар һәм егетләр шушы бәйрәмгә, шулай ук быел илебездә, республикабызда игълан ителгән тематик елларга, агымдагы 2025 елда тарихи юбилеен билгеләячәк туган районыбыз, аның үзәге Чакмагыш авылы тарихына кагылышлы сорауларга җавап биреп, белемнәрен сынадылар. Дөрес җаваплар өчен кечкенә бүләкләр дә тапшырылды. Артабан чара “Җырны таны” конкурсы белән дәвам итте. Яшьләр үзәге белгечләре бу бәйгене дә кызлар һәм егетләр өчен кызыклы итеп, “Эмодзи челлендж” формасында оештырдылар. Әлеге төр бәйге яшьләр һәм үсмерләр арасында популярлык белән файдалана. Шуңа да студентлар иҗади конкурс биремнәрен кызыксынып үтәделәр, танылган җырларга кушылып җырлап та алдылар. Чара чәй табыны һәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
Яшьләр үзәге хезмәткәрләре районыбыз эшкуарлары Раушания Һади кызы Гатауллина һәм Ришат Дамир улы Арслановка чараны оештырып үткәрүдәге матди ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәләр һәм ныклы сәламәтлек, артабангы эшләрендә дә тик уңышлар гына юлдаш булуын телиләр.