ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
25 гыйнвар 2025, 04:00

Тырыш та, максатчан да алар

25 гыйнварда Русиядә студентлар көне билгеләп үтелә, аны башкача итеп әйткәндә Татьяна көне дип тә атыйлар.

Тырыш та, максатчан да аларТырыш та, максатчан да алар
Тырыш та, максатчан да алар

Ул Русия Федерациясе Президентының 2005 елдагы Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән, ә 2007 елда федераль закон нигезендә Русиянең истәлекле даталары исемлегенә кертелгән. Ләкин бәйрәм үз тарихын һәм традицияләрен XVIII гасырдан башлап алып бара. Миңа калса, һәр студент булган кеше бу елларны сагынып искә аладыр. Әлеге көнне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары артта калучылар да бәйрәм итә. Студент еллары – иң истәлекле тормыш мизгелләре, хыяллар чоры. Кешененең киләчәк язмышын билгели торган әлеге чорда һөнәри һәм шәхси уңышларга нигез салына.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас