ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
27 гыйнвар 2025, 18:45

Байгускаровлар – республика марафаны җиңүчеләре!

2024 елның 18 ноябреннән 2025 елның 10 гыйнварына кадәр “Кышкы бәйрәмнәрдә халык һәм гаилә традицияләре” дип исемләнгән республика экология марафоны узды.

Байгускаровлар –  республика марафаны җиңүчеләре!Байгускаровлар –  республика марафаны җиңүчеләре!
Байгускаровлар – республика марафаны җиңүчеләре!

Аның кысаларында Чакмагыш авылы Балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары Байгускаровлар «Кышкы Нардуган» дип аталган эш тәкъдим иттеләр. Аларның иҗади проекты уңышлы булды һәм алар марафон җиңүчеләре булдылар. Мондый чараларда катнашу яшьләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә һәм экологик аң формалаштыруга ярдәм итә. Укучыларны һәм сәнгать бүлеге укытучысы Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова призлы урын алулары белән чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да сезгә иҗади уңышлар һәм яңадан-яңа җиңүләр юлдаш булсын. Илсөяр Гайсина

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас