Район мәктәпләрен даими рәвештә “Башкортостан ата-аналары сәламәт туклану өчен” республика акциясе кысаларында ачык ишекләр көннәре уздыра. Бу көннәрдә ата-аналарда мәктәпкә килеп балаларның туклану сыйфатын тикшерү, документация белән танышу мөмкинлеге бар.
Район җитәкчелеге дә мәгариф учреждениеләре ашханәләрендә туклануны оештыру, санитар-гигиена торышын, балаларның сәламәтлеген формалаштыру, саклау һәм ныгыту буенча максатчан эш алып бара. Алар тарафыннан белем бирү оешмаларында тикшерүләр үткәрелеп тора.
Шушы көннәрдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Чакмагыш беренче урта мәктәбе ашханәсенә туклану сыйфатын тикшерү максаты белән керде.
Мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов белән берлектә алар белем учреждениесендә кайнар туклануны оештыруга мониторинг үткәрделәр. Район җитәкчесе ашамлыкларның составын һәм сыйфатын тикшерде, укучылар һәм педагоглар белән аралашты. "Мәктәптә укучыларның туклану сыйфатын тикшерү даими үткәрелә. Алар беренче чиратта балаларның сәламәтлеген ныгытуга, сыйфатлы һәм файдалы ризыклар булдыруга юнәлдерелгән. Мәктәп ашханәсендә баланслы туклану даими контрольдә тора. Бездә барлык азык-төлек сыйфатлы һәм үсеп килүче организмга кирәкле витаминнар һәм микроэлементларга бай, балалар ризыкны яратып ашый. Безнең технологлар туклану сыйфатын яхшырту һәм шәхси гигиенаны саклау мәсьәләләре буенча даими эш алып баралар", – ди Алмаз Рамил улы.
Реканс Фәнил улы Ямалеев мониторинг кысаларында ашханә залының санитар-техник торышына, җиһазларның, савыт-сабаларның торышына, дезинфекция чараларының булуына, расланган менюга, Роспотребнадзор таләпләре нигезендә ризык һәм ашамлыклар сыйфатына игътибар бирелде.