Конкурс дәвамында укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын, белемнәрен күрсәтәләр: ачык дәресләр бирделәр, мастер-класслар үткәрделәр, педагогик әңгәмәләр уздырдылар. Конкурсантларга район мәгариф бүлеге җитәкчеләре һәм методистлары катнашында мәртәбәле жюри әгъзалары бәя бирде. Бәйге яңадан-яңа талантларны ачарга, үзара тәҗрибә уртаклашырга, иҗади потенциалны бүлешергә ярдәм итте.
Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Ильдус Шәйдуллин, БР атказанган мәгариф хезмәткәре Мәнзүрә Нәбиева, мәгариф бүлеге белгечләре, укытучылар каташты.
Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнде.
Барлык конкурс сынаулары буенча Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова 2025 елда “Башкортстанның ел укытучысы” һәм абсолют җиңүче булды.
«Башкортстанның Ел укытучысы – 2025» республика конкурсының муниципаль этабы номинанты Яңа Балтач урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Ринат кызы Хәмәдиярова, Тайняш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Лотфрахман кызы Гыйләҗева, Советлар Союзы Герое Г.Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе укытучысы Эльвира Наил кызы Солтанова район мәгариф бүлеге Дипломы һәм 10 мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде.
«Башкортстанның ел укытучысы – 2025» республика конкурсының муниципаль этабында «Елның яшь укытучысы» номинациясендә Иске Калмаш урта мәктәбенең информатика һәм математика укытучысы Динар Марс улы Мөхәммәтдинов җиңеп, Диплом һәм 10 мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде.
«Елның башкорт теле һәм әдәбиятының укытучысы» номинациясендә Юмаш урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мәгруфҗан кызы Рәфыйкова жиңү яулап, шушындый ук бүләккә ия булды.
«Елның яшь укытучысы» призёры исеменә Үрнәк урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Гөлнур Флёр кызы Гыймранова лаек булып, Диплом һәм 15 мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде.
«Елның рус теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсы призеры исеменә Калмашбаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ришат кызы Басыйрова ия булып, шушындый ук сертификат белән бүләкләнде.
«Башкортстанның ел укытучысы – 2025» республика конкурсының муниципаль этабы призеры исемен Тозлыкуш урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Таһир кызы Хәмәтдинова алды, ул да Диплом һәм 15 мең сум күләмендә акчалата сертификатка ия булды.
«Башкортстанның ел укытучысы – 2025» республика конкурсының муниципаль этабы призеры Чакмагыш гимназиясенең математика укытучысы Гөлнара Мәснәви кызы Латыйповага да шундый ук сертификат тапшырылды.
«Башкортстанның ел укытучысы – 2025» республика конкурсының муниципаль этабында «Елның яшь укытучысы» номинациясендә җиңүче дип Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алинә Илшат кызы Сәфәргалина табылды, ул Диплом һәм 20 мең сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде.
Чакмагыш гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Фәнәви кызы Бәдретдинова «Рус теле һәм әдәбияты укытучысы» номинациясендә җиңү яулап, шушындый ук бүләккә ия булды.
«Башкортстанның ел укытучысы – 2025» республика конкурсының муниципаль этабында җиңүче дип Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучсы исеменә Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова лаек булды, ул абсолют җиңүче Дипломы һәм 20 000 сум күләмендә акчалата сертификат белән бүләкләнде.
«Нинди генә оста һәм тәҗрибәле укытучы булмасын иң беренче чиратта ул игелекле һәм шәфкатьле, балаларга карата ягымлы булырга тиеш. Хезмәтегез, эшкә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Җиңүчегә конкурсның республика этабында уңышлар телим!» – диде үз иңнәрендә укытучы һөнәре буенча зур тәҗрибә туплаган, озак еллар дәвамында Чакмагыш гимназиясен җитәкләгән, бүгенге көндә мәгариф бүлеге начальнигы Ильдус Фидус улы Шәйдулин.
Моннан тыш, 22-24 февраль көннәрендә район мәгариф бүлеге «Тамашачылар симпатиясе призы» онлайн конкурсын да уздырды. Ике көн дәвамында катнашучылар тавыш бирү барышын зур кызыксыну белән күзәтте. Аның нәтиҗәләре буенча Үрнәк урта мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Гөлнур Флёр кызы Гыймранова иң күп тавыш җыеп, җиңү яулады. Ильдус Фидус улы кулыннан ул мәгариф бүлеге Дипломын алды.