ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
7 март 2025, 06:30

Талантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү өчен

Башкортстанда Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты булдырылды. Тиешле указга кул куюы турында   республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. 

Талантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү өченТалантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү өчен
Талантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү өчен
 
– Без икътисад үсешен фән казанышлары һәм тирәнтен  кооперация белән бәйлибез, дип әйтә килдек, – дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы. –  Шушы максатта безгә мөстәкыйль орган кирәк, ул моның өчен җавап бирәчәк. Эш күләме бик зур. 15 мартта безнең югары уку йортларының «Приоритет 2030» проектына кушылу өчен өч гаризасын яклау булачак .
Мөстәкыйль дәүләт структурасы фән казанышларын тирәнрәк кооперацияләүгә ярдәм итәчәк. Комитет югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары һәм сәнәгать предприятиеләре арасында өч яклы килешүләр төзү өчен платформа булачак. Бу Башкортстан икътисадының төп драйверларына – нефть химиясенә, агропромга һәм IT-секторга инновацияләр кертүне тизләтер дип көтелә.
Башкортстан Республикасының фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитетын төзү төбәкнең фәнни-мәгариф потенциалын ныгыту буенча системалы эшчәнлекнең логик этабы булды.
Эшчәнлекнең өстенлеге стипендия программалары, грант конкурслары аша яшь галимнәргә ярдәм итү һәм заманча кампуслар булдыруда. "Приоритет 2030" кебек федераль проектларга интеграцияләү бюджеттан тыш финанслауны җәлеп итәргә һәм төбәкара дәрәҗәдәге тикшеренү коллаборацияләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә.
Реформа импортны алмаштырудан алып технологик суверенитетка кадәрге заман таләпләренә комплекслы якын килүне чагылдыра. Фән үсеше аша регион Идел буе федераль округында интеллектуаль лидерлыкны саклап калырга гына түгел, ә бөтен илдән талантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү үзәгенә әверелергә ниятли. 
“Районыбызда бар яклап та актив, белемле һәм кызыксынучан яшьләр бик күп. Республикада Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты булдырылуы безнең актив, фәнгә омтылучы, талантлы Чакмагыш районы укучылары һәм яшьләре өчен дә зур мөмкинлекләр ачып, аларны фәнни-тикшеренү, проект эшләренә җәлеп итеп, сәләтләрен үстерү, фәнгә кызыксыну уяту максатыннан олы әһәмияткә ия булыр, дип уйлыйм.Алар төрле эзләнү эшләре башкарып,  фәнни-гамәли конференцияләрдә, грант конкурсларында катнашып, матур нәтиҗәләргә  ирешә. Талантлы укучылар үзләренең тикшеренү темаларына тирәнтен кереп,  инициатива һәм энтузиазм күрсәтәләр. Аларның эшләре биология һәм экологиядән алып – тарих һәм мәдәнияткә кадәр фәнни өлкәләрнең киң спектрын колачлый. Конференцияләрдә, форумнарда катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсенә һәм үз тикшеренүләренә якын килүләрнең үзенчәлегенә ия. Аларның эшләре тирән анализ, чыганакларны җентекләп тикшерү һәм новаторлык идеяләре белән аерылып тора”, – ди бу хакта районның “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе белгече Томила Алтынбаева.

 

Талантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү өчен
Талантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү өчен
Талантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү өчен
Талантлы тикшеренүчеләрне җәлеп итү өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас