ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
17 март 2025, 11:25

Актив җәмәгатьче булырга рухландырып

Балалар иҗат үзәгендә «Үткәннәр аша киләчәккә: пионериядән «Беренчеләр хәрәкәте”нә кадәр» дип исемләнгән район чарасы узды.

Актив җәмәгатьче булырга рухландырыпАктив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып

Анда муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, «Балачак навигаторлары» проектының муниципаль координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева, райондагы «Беренчеләр хәрәкәте»нең җирле бүлекчәсе белгечләре Айгиз Равил улы Мадияров һәм Томила Олег кызы Алтынбаева катнаштылар. Очрашуга 1960-90 нчы еллардагы пионер һәм комсомол хәрәкәте ветераннары – комсомол дружинасы рәисе, ВЛКСМның Чакмагыш райкомының беренче секретаре Рим Мәгәриф улы Хуҗин һәм өченче секретаре, мәктәпләр бүлеге һәм район пионер оешмасы кураторы Зөлфия Нурислам кызы Әрдәширова чакырылган иде.
Чара барышында чакырылган кунаклар балаларга иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең мавыктыргыч дөньясы турында сөйләделәр, аның юнәлешләре һәм эшчәнлеге, пионер хәрәкәте тарихы һәм «Беренчеләр хәрәкәте»н булдырудагы беренче адымнар белән таныштырдылар.
Балалар шулай ук кызыклы викторинада катнашып, пионерия хәрәкәте елларын искә төшерделәр.
Кичәне Балалар иҗаты үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары, Чакмагыш гимназиясенең «Шәйморатов сыйныфы» укучылары, беренче урта мәктәптән Ярина Халикова, «Аккорд» (җитәкчесе А.Д. Такыянузова) һәм “Браво” (җитәкчесе Т.О.Алтынбаева) берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары бизәде.
Мондый очрашулар дөньяга карашны киңәйтеп кенә калмый, ә рухи матурлык тәрбияли һәм җәмгыять тормышында актив катнашырга илһамландыра.

Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Актив җәмәгатьче булырга рухландырып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас