Укучылар мавыктыргыч спорт чарасында катнаштылар, анда наркотикларның зыяны һәм аларга бәйлелеккә юл куймау ысуллары турындагы белемнәрен тикшерделәр. «Чиста буын-2025»ведомствоара комплекслы оператив- профилактик операциясе наркоманиягә каршы көрәшкә һәм балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән. Акциянең максаты – наркомания таралуны кисәтү генә түгел, халыкның наркотиклар куллануның җимергеч нәтиҗәләре турында хәбәрдарлыгын арттыру. Гражданнарга наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен юридик җаваплылык турында мәгълүмат бирү дә мөһим бурыч булып тора. Без мондый чаралар яшьләрдә актив гражданлык позициясен формалаштырырга ярдәм итә һәм аларны наркомания белән көрәштә катнашырга рухландыра, дип ышанабыз. Бергәләп без зарарлы гадәтләрдән азат җәмгыять төзи алачакбыз.