ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
27 март 2025, 13:05

Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды

Чакмагыш гимназиясендә яңа Балалар киңлеген ачу тантанасы үтте.

Гимназиядә Балалар киңлеге ачылдыГимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды

Бу проект Тимченко фонды ярдәмендә оештырылган «Яңа эзләнүчеләр» Бөтенрусия конкурсында җиңүче булды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, район хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Фидус улы Шәйдуллин, «Балачак навигаторлары» Бөтенрусия проектының муниципаль координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева, гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, әлеге проектта җиңү яулаган директор киңәшчесе Эльвина Илдар кызы Яхина җитәкчелегендәге “Үсеш ноктасы” мәгариф үзәгенең “Медиаүзәк” берләшмәсе командасы катнашты. Конкурста җиңү нәтиҗәсендә гимназия финанслата ярдәмгә ия булды һәм әлеге киңлек заманча һәм зәвыклы итеп төзекләндеререлгән, җиһазлар һәм осталык дәресләре өчен кирәкле материаллар сатып алынган. Биредә балалар һәм яшүсмерләр өчен бик күп мавыктыргыч чаралар үткәрү планлаштырыла. Чарада катнашучылар Балалар киңлеге, һичшиксез, укучыларны үзенә җәлеп итеп, аларның үсеше, ял һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен яраткан урынга әверелер, дигән теләкләр җиткерде. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.

Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Гимназиядә Балалар киңлеге ачылды
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас