ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
27 март 2025, 13:20

Әти-әниләр дә имтихан тапшырды

2024-2025 уку елының иң озын булган өченче уку чиреге тәмамланып бара. Уку елы ахырына, димәк, чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырачак имтиханнар чорына да бик аз вакыт калып бара.

Әти-әниләр дә имтихан тапшырдыӘти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды

Агымдагы елда Русия Федерациясенең барлык төбәкләрендә 12 февральдән 31 мартка кадәр “Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналарның Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне” Гомумрусия акциясе үтә. Ул Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт тәкъдиме белән оештырыла. Районыбызда әлеге акция быел тугызынчы тапкыр үткәрелә. Бу чара чыгарыш сыйныф укучыларына, аларның әти-әниләренә һәм укытучыларга бердәм дәүләт имтиханына әзерлеккә бәйле артык психологик киеренкелекне киметергә, шулай ук чыгарылыш сыйныфларда белем алучы укучыларның әти-әниләрен дәүләт сынауларын үткәрү процедурасы һәм кагыйдәләре белән таныштырырга ярдәм итә. Безнең районда әлеге чара 26 мартта оештырып үткәрелде. Тәүдә чарада катнашучылар мәктәпнең тамаша залында җыелды. Анда үткән гомум җыелышта район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин һәм имтиханнарны үткәрү пункты җитәкчесе Рәсилә Альбирт кызы Әкбарова бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру кагыйдәләрен һәм таләпләрен җентекләп аңлатты. Моннан тыш, Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре шәһәрендәге филиалы вәкилләре әлеге уку йортына һөнәри белем алырга керү шартлары белән таныштырды. Район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучы егет-кызларның әти-әниләре бу көнне Чакмагыш гимназиясендә математика фәне буенча база дәрәҗәсендәге сынауны үтеп карадылар. Сынау материаллары 2025 елдагы Бердәм дәүләт имтиханнарында булачак сорауларга якынлаштырылган биремнәрдән торды. Аларның аермасы тик шунда гына – әти-әниләргә гадәттәге 3-4 сәгатькә исәпләнгән түгел, кыскарак вакытта башкаруны күзаллап тупланган биремнәр җыелмасының кыска варианты тәкъдим ителде. Бу вариант та төрле типтагы биремнәрне күзалларга мөмкинлек ача. Чара барышында әти-әниләр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның теркәлү процедурасы белән танышу һәм аудиторияләрдә билгеләнгән урыннарга утырудан башлап, математика фәне буенча 2025 елгы контроль-исәпләү материаллары белән танышу һәм алардагы биремнәрне чишү кебек барлык этапларны үтеп кенә калмады, имтиханнарны кабул итү пунктында билгеләнелгән таләпләргә ярашлы барлык тиешле шартлар булдырылуына да инанды. “Чыгарылыш сыйныф укучыларының алдагы тормышларын билгеләүдә зур урын тотучы бу зур сынауга нинди күләмдәге белем багажы белән генә түгел, нинди кичереш-тойгылар белән килүләре дә бик мөһим. Һәм бу очракта гаиләнең, балалары имтиханга әзерләнгән мохиткә йогынты ясаган әти-әниләрнең роле дә зур. Шуңа да без аларны үзләре дә шушы сынауны үтеп, артык борчылу-куркулар урынсыз булуына үз тәҗрибәләрендә ышансын һәм артабан балаларга да уңай психологик йогынты ясасын өчен чакырдык. Бу җәһәттән шушы “Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналарның Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне” Гомумрусия акциясен аеруча мөһим дип исәплибез”, – ди имтихан процедурасын оештыручы район мәгариф бүлеге белгечләре

Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Әти-әниләр дә имтихан тапшырды
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас