ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
1 апрель 2025, 15:55

Бердәм хезмәттәшлек итеп

Иске Калмаш авылы модельле китапханәсе биредәге урта мәктәп белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Бердәм хезмәттәшлек итепБердәм хезмәттәшлек итеп
Бердәм хезмәттәшлек итеп

Бердәм булып кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә балаларга белем, тәрбия бирүдә, китапка, матур әдәбиятка сөю уятуда матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Шул максатларны күз уңында тотып, Иске Калмаш урта мәктәбенең 1 классы укучылары өчен Иске Калмаш модельле китапханәсе китапханәчесе Фируза Хаҗиева мәктәп китапханәчесе Зөлфия Сәбгыянова белән берлектә «Биттән-биткә» («Страница за страницей») дип аталган уен-сәяхәт үткәрделәр. Чара Балалар китабы атналыгы чикләрендә оештырылды. Аның максаты укучыларның танып-белү, кызыксыну һәм уку активлыгын үстерү, китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү иде. Уен-сәяхәт «күнекмә»дән башланды. Анда катнашучыларга әсәр геройларын тасвирламаларыннан белергә, рус язучыларының буталган фамилияләрен, исемнәрен һәм әтиләренең исемнәрен дөрес әйтергә тәкъдим иттеләр. «Литературные перевертыши» биреме дә күңелле, әмма катлаулы булды. Балалар шаян исемнәрдә чын әдәби әсәрләрне танырга тиеш иде. Серлелек нотасын уенга «Кара тартма» да кертте. Чара барышында балалар табышмаклар чиштеләр, уеннарда, викториналарда катнаштылар, шигырьләр укыдылар. Һәммәсе дә барлык биремнәрне дә яхшы үтәп, яраткан китапларының эчтәлеген яхшы белүләрен күрсәтте. Китапханә мәктәп җитәкчелегенә, аеруча аның директоры Самат Тимерхан улы Гыйльвановка уртак максатларга ирешүдә нәтиҗәле бердәм эшчәнлек, ярдәмнәре өчен олы рәхмәт белдерә.

Бердәм хезмәттәшлек итеп
Бердәм хезмәттәшлек итеп
Бердәм хезмәттәшлек итеп
Бердәм хезмәттәшлек итеп
Бердәм хезмәттәшлек итеп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас