ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Образование
10 Апреля 2025, 11:35

Җиңүчеләр билгеле!

2025 елда Чакмагыш районына 350 ел тула. Юбилей датасы уңаеннан һәм махсус шушы форум өчен гимназиянең иң яшь медиачылары Кече ватан турында үз видеоролигын эшләгәннәр. Аны карап узганнан соң, «Яшь медиачылар» зона форумы кысаларында “Минем Туган ягым” видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.

Җиңүчеләр билгеле!Җиңүчеләр билгеле!
Җиңүчеләр билгеле!


«Яшь медиачылар» форумы “Росмолодежь. Грантлар" программасы кысаларында уза һәм интеллектуаль, иҗади сәләтләрне үстерүгә, креатив фикерләүне арттыруга, укучыларны патриотик тәрбияләүне пропагандалауга юнәлдерелгән.
Видеороликлар конкурсы өч номинация буенча үткәрелгән: «Иң яхшы сюжет», «Иң яхшы репортаж» һәм «Гаилә белән бәхетле мизгелләр».
Җюри хөкеменә 35 конкурс эше тәкъдим ителгән. Конкурста «Иң яхшы репортаж» номинациясендә 14 ролик бәя алган.
“Иң яхшы репортаж” номинациясендә беренче урын – Эвелина Сәхипова (Чакмагыш), икенче урын Азалина Хәбирова (Чакмагыш), өченче урын – Элнара Гайсина (Бүздәк районы, Сабай авылы).
“Иң яхшы телерепортаж” номинациясендә беренче урын –Полина Тимиргазина (Шаран), икенче урын – Светлана Лавренюк (Шаран), өченче урын – Азалия Макулова ( Иске Калмаш авылы), дүртенче урын – Назгөл Мостафина (Иске Калмаш авылы), бишенче урын – Элнара Тимашева(Иске Калмаш авылы).
“Иң яхшы сюжет” номинациясендә беренче урын: Әмирә Шәйдуллина (7-12 яшь) (Чакмагыш), шулай ук 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь категориясендә Анна Гәрәева (Шаран), икенче урын – Анастасия Степанова (Шаран), өченче урын – Петр Яковлев (Шаран районы, Яңа Юмаш авылы).
«Гаилә белән бәхетле мизгелләр» (7-12 яшь категориясе)номинациясендә беренче урын – Юлия Габдрахманова (Илеш районы, Югары Яркәй авылы), икенче урын – Ләйсән Әбдуллина (Шаран районы), өченче урын – Аделина Ганиева (Чакмагыш).
Шушы ук номинациядә 13-16 яшь категориясендә беренче урын –Алинә Бакиева (Чакмагыш), икенче урын – Арина Юнысова (Чакмагыш), икенче урын Илнара Аделгәрәева (Шаран).
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр билгеле!
Җиңүчеләр билгеле!
Җиңүчеләр билгеле!
Җиңүчеләр билгеле!
Җиңүчеләр билгеле!
Җиңүчеләр билгеле!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас