Русия Президенты Владимир Путин, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә мәгариф өлкәсенә зур игътибар һәм ярдәм күрсәтелә.
2019 елдан башлап мәктәп базаларында санлы, гуманитар, табигый-фәнни, технологик профильле «Үсеш ноктасы» үзәкләре төзелде һәм эшләп килә.
Һәр мәктәптә укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен барлык шартлар булдырылуы мөһим. Бу юнәлештә хөкүмәтебез тарафыннан белем бирү учреждениеләрен заманча технологияләр белән тулыландыру максатыннан байтак эш башкарыла. Район мәктәпләрендә “Заман мәктәбе” милли проекты чикләрендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре уңышлы эшләп килә.
"Белемсез кеше – канатсыз кош", – ди халык мәкале. Борынгы заманнардан моңарчы аң-белемгә омтылу, уку – иң хупланган гамәлләрдән, ә укытучы һәр дәвердә иң ихтирамлы, абруйлы кеше саналган.Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте укучыларны берләштергән зур көч булып тора.
Агымдагы елда илебездә «Русия яшьләре» милли проекты уңышлы эшләп килә.
Федераль Җыенга еллык юлламасы вакытында Русия Президенты илнең яшьләр сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсе бер программага берләштерелә, дип белдерде. Владимир Путин былтыр «Русия яшьләре» милли проектына старт бирде. «Бу илебезнең киләчәге турында һәм киләчәге өчен проект булырга тиеш", – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
10 апрельдә Чакмагыш гимназиясендә “Яшь медиачылар” зона форумы үзды. Анда Илеш, Дүртөйле, Кушнаренко, Бүздәк, Шаран һәм безнең районнар укучылары – барлыгы 100 дән артык кеше катнашты.
Форум Башкортстан Республикасы Башлыгының Грантлар фонды булышлыгында үтте. «Русия яшьләре. Грантлар” проекты грант бәйгесе зур булмаган, әмма мөһим социаль проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә.
Яшь медиачылар өчен төрле мастер-класслар, осталык дәресләре оештырылды, алар журналистика һәм медиа өлкәсе серләренә төшенде.
Кунакларны гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова сәламләде.
“Безнең гимназия – Бөтенрусия һәм республика дәрәҗәсендә үткәрелгән бик күп конкурслар лауреаты. Биредә иң талантлы укучылар белем ала. Безнең педагоглар һәр укучы турында хәстәрлек күреп, алар үзләрен укуда, иҗатта яки иҗтимагый-файдалы эштә табарга тиеш, дигән максат белән эшли. Гимназиянең “Медиаүзәк” оешмасы халыкара, төбәк иҗади конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүләр яулап, берничә тапкыр дәүләт грантларына ия булды. Бүгенге форумда һәркемгә уңышлар телим!” – диде Айгөл Әнвәр кызы.
Форумда катнашучылар командаларга бүленеп, төрле осталык дәресләрендә катнашты. Аннары иң дулкынландыргыч мизгел – бүләкләү тантанасы башланды.
Җиңүчеләр билгеле!
2025 елда Чакмагыш авылы төзелүгә 350 ел тула. Юбилей датасы уңаеннан һәм махсус шушы форум өчен гимназиянең иң яшь медиачылары кече Ватан турында видеороликлар эшләгәннәр. Аны карап узганнан соң, «Яшь медиачылар» зона форумы кысаларында “Минем туган ягым” видеороликлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр.
«Яшь медиачылар» форумы “Росмолодежь. Грантлар" программасы кысаларында уза һәм интеллектуаль, иҗади сәләтләрне үстерүгә, креатив фикерләүне арттыруга, укучыларны патриотик тәрбияләүне пропагандалауга юнәлдерелгән.
Видеороликлар конкурсы өч номинация буенча үткәрелгән: «Иң яхшы сюжет», «Иң яхшы репортаж» һәм «Гаилә белән бәхетле мизгелләр».
Җюри хөкеменә 35 конкурс эше тәкъдим ителгән. Конкурста «Иң яхшы репортаж» номинациясендә 14 ролик бәя алган.
“Иң яхшы репортаж” номинациясендә беренче урында – Эвелина Сәхипова (Чакмагыш), икенче урында Азалина Хәбирова (Чакмагыш), өченче урында – Элнара Гайсина (Бүздәк районы, Сабай авылы).
“Иң яхшы телерепортаж” номинациясендә беренче урында –Полина Тимиргазина (Шаран), икенче урында – Светлана Лавренюк (Шаран), өченче урында – Азалия Макулова ( Иске Калмаш авылы), дүртенче урында – Назгөл Мостафина (Иске Калмаш авылы), бишенче урында – Элнара Тимашева(Иске Калмаш авылы).
“Иң яхшы сюжет” номинациясендә беренче урында: Әмирә Шәйдуллина (7-12 яшь) (Чакмагыш), шулай ук 13 яшьтән 16 яшькә кадәрге яшь категориясендә Анна Гәрәева (Шаран), икенче урында – Анастасия Степанова (Шаран), өченче урында – Петр Яковлев (Шаран районы, Яңа Юмаш авылы).
«Гаилә белән бәхетле мизгелләр» (7-12 яшь категориясе)номинациясендә беренче урын – Юлия Габдрахманова (Илеш районы, Югары Яркәй авылы), икенче урын – Ләйсән Әбдуллина (Шаран районы), өченче урын – Аделина Ганиева (Чакмагыш).
Шушы ук номинациядә 13-16 яшьлекләр категориясендә беренче урында –Алинә Бакиева (Чакмагыш), икенче урында – Арина Юнысова (Чакмагыш), икенче урында Илнара Аделгәрәева (Шаран).
Җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
Гимназиядәге “Медиаүзәк” җитәкчесе Элвина Илдар кызы Яхина форумда актив катнашканнары өчен яшь медиачыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
"Бу форумның төп асылы - Башкортстан яшьләренең конкурент сәләтен үстерү. Үз вакытында без мондый чаралар турында хыяллана гына идек", – ди җәмәгать эшлеклесе, гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова.
Чара урындагы яшь журналистлар өчен үткән форумнан төшерелгән видеоролик карау белән тәмамланды.