

Русия "Беренчеләр хәрәкәте" Башкортстанда ныклы үсеш алды. Район һәм шәһәрләрдә 206 беренчел бүлек ачылды. Проект яшь талантларга берләшергә, бергә иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. "Беренчеләр хәрәкәте" җәмгыятебезнең мәдәни тормышының бер өлеше буларак, акцияләрендә катнаша, төрле проектларны тормышка ашыра, илсөярлек үстерү белән шөгыльләнә.
Шушы көннәрдә Чакмагыш беренче урта мәктәбендә “Беренчеләр хәрәкәте” грантына оештырылган мәйданчыкны ачу тантанасы булды.
2024 елда мәктәп Русиянең “Беренчеләр хәрәкәте” оештырган конкурста җиңү яулап, 200 мең сум грант алуга иреште. Төп сумма мәктәпне якты һәм заманча мәйданчыкка әйләндерүгә юнәлдерелде. Бу суммага интерактив такта, уңайлы диваннар, “Behringer” тавыш көчәйтү системасы, музыкаль аппаратура өчен комплектлау җиһазлары, фотоаппарат өчен карта, монопод, штатив, төсле принтер, баннер алынды.
“Беренчеләр хәрәкәте”нең төп максаты – районыбыз, республикабыз һәм илебез балаларын берләштерү, аларда кешелеклелек, бердәмлек, әхлаклылык сыйфатларын тәрбияләү. Бүгенге чара укучылар хәтерендә истәлекле хатирә булып калсын иде”, – ди “Беренчеләр хәрәкәте”нең муниципаль ара кураторы Томила Алтынбаева.
“Беренчеләр хәрәкәте” кысаларында мәйданчык ачу тантанасына Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте иҗтимагый-дәүләт оешмасы төбәк аппаратының урындагы бүлеге белгече Айгиз Мадияров,
“Балачак навигаторлары” программасының муниципаль этабы координаторы Фирза Сакаева, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директорының киңәшчесе Илсур Саматов кушылды.
“Кадерле укучылар! Барыгызны да бу истәлекле көнегез белән чын йөрәктән котлыйм. “Беренчеләр хәрәкәте” сезне тагы да берләштерсен, сәләтләрегезне тагы да үстерергә ярдәм итсен. Һәрчак алдынгылыкка омтылып, уңышларга ирешеп яшәгез!” – дип теләде Илсур Мазһар улы. Чарада ул якынлашып килүче Җиңүнең 80 еллыгына багышланган викторина үткәрде. Укучылар сорауларга активлык белән җавап бирде.
Бик күңелле дә, тәрбияви дә булды бу чара.
Тантана бергә фотога төшү белән тәмамланды.