ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
21 апрель 2025, 16:00

Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып

18 апрель көнне Уфа шәһәренең «Торатау» конгресс-холлында "ПРОФФЕСТ 2025. Русия Эше. Мөмкинлекләр вакыты" вакансияләр ярминкәсе узды.

Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашыпБөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып

Бу масштаблы чарада Юмаш урта мәктәбе директоры Мостафина Рәзимә Исмәгыйль кызы укытучылар Мостафина Гүзәл Рим кызы һәм Галиев Нияз Илнур улы белән катнашты. Ярминкәдә төрле өлкәдәге 200дән артык оешма катнашты. Юмаш урта мәктәбе «Үсеш ноктасы», «Уңайлы мохит», «Мәктәпнең спорт тормышы», « Взлетай», "Агро-сыйныф», «Полиция сыйныфы», «Безнең уңышлар" баннерлар һәм буклетлар белән күргәзмә әзерләгән иде. Чарада катнашучыларда мәктәп һәм районыбыз тормышы белән видеоролик аша танышу мөмкинлеге булды. Күпләрне «спилс-карта белән эшләү фикерләүне үстерүнең инновацион формасы буларак» мастер-классы кызыксындырды. «Сәламәтлек цифрлы лабораториясе» мастер-классында Үсеш ноктасының биология кабинетының лабораториясе ярдәмендә төрле тәҗрибәләр үткәрделәр. Экспозициядә иң актив катнашучыларга сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды. Шунысы куандыра, безнең мәгариф учреждениесе студентларда гына түгел, ә вакансияләр ярминкәсендә тәҗрибәле катнашучыларда да кызыксыну уятты.

Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Бөтенрусия вакансияләр ярминкәсендә катнашып
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас