ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
24 Май 2025, 12:50

Мәктәпне тәмамлаучылар "Язгы бал" бәйрәмендә хөрмәтләнде

Бүген иртәнге сәгатьләрдә районыбыз мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан тантаналы линейкалар узган булса, көндезге икедә 11 сыйныф укучылары өчен район үзәгендәге Гаилә ялы паркында матур традициягә әверелгән тагын да күркәмрәк һәм ямьлерәк чара – Язгы бал үтте. Ул быел районыбызда унынчы тапкыр узды.

Мәктәпне тәмамлаучылар "Язгы бал" бәйрәмендә хөрмәтләндеМәктәпне тәмамлаучылар "Язгы бал" бәйрәмендә хөрмәтләнде
Мәктәпне тәмамлаучылар "Язгы бал" бәйрәмендә хөрмәтләнде

Районның 6 гомум урта белем бирү мәктәпләрен тәмамлаган 77 егет һәм кызны анда ихлас котладылар һәм хөрмәтләделәр. Аларны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова тәбрикләде һәм алдагы тормыш юлларының сикәлтәсез, озын һәм уңышлы булуын теләде.  Мәйдан  шау-гөр килеп, җыр-моңнан, күптөрле  биюләрдән  тынып тормады.   11 сыйныфны тәмамлаучылар "Полонез", "Туган як", "Чәчәкләр вальсы", "Сиртаки", "Рәсми бранль", "Француз вальсы", "Рок-н-ролл" , "Флешданс" биюләрен башкардылар. Бәйрәм чагу һәм онытылмаслык тәэссоратларга бай булды. Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас