

Бу көн – мәктәп тормышы белән хушлашу һәм зур тормышка аяк басу мизгеле. Соңгы кыңгырау – чыгарылыш сыйныф укучылары өчен иң дулкынландыргыч, моңсу һәм шул ук вакытта шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки мәктәп еллары артта кала, ә алда – яңа юллар, яңа мөмкинлекләр. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Вадим Соколов, Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Мостафина, укучылар, әти-әниләр катнашты. "Бүген сезнең өчен бик тә истәлекле көнегез – Соңгы кыңгырау! Шушы дулкынландыргыч мизгелдә чын күңелемнән тәбриклим. Бүген сезнең тормыш китабыгызның бер гүзәл бүлеге тәмамлана. Мәктәп еллары артта кала, ә алда – яңа офыклар ачыла. Сезне җитди сынаулар – дәүләт имтиханнары көтә. Сез – безнең киләчәгебез! Сезгә зур өметләр баглыйбыз. Ак юллар, сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим", - диде район җитәкчесе укучыларга бүләкләр тапшырып. Бу хакта тулырак: алдагы санда.