ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
26 Май 2025, 09:00

Зур юлларга чакыра ул Чыңлау

Тозлыкуш урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфын быел унөч укучы – Аделия Әхмәтова, Олеся Камилҗанова, Элиза Таипова, Илвина Фәрхетдинова, Вадим Хәмидуллин, Лиана Шәрипова, Арина  Хәйретдинова, Илнар Гыйрфанов, Илназ Хаҗипов, Рузил Сәлихов, Данияр Муллагәрәев, Марина Корбанова, Булат Шәехов тәмамлый. Алар узган шимбә уздырылган “Соңгы кыңгырау” бәйрәменең төп хуҗалары булдылар да инде.

Зур юлларга чакыра ул ЧыңлауЗур юлларга чакыра ул Чыңлау
Зур юлларга чакыра ул Чыңлау

Тантананы ачып, мәктәп директоры Физәлия Рәзит кызы Баһманова аларны, әти-әниләрен, педагоглар коллективын һәм чарада катнашучыларны шушы дулканлындыргыч вакыйга  белән ихлас тәбрик итте, санап үтелгән укучыларның һәркайсы дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарына тәкъдим ителүе турында боерык белән таныштырды, укуда һәм җәмәгать тормышында аерылып торган теремек шушы егет һәм кызларга Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Муниципаль район хакимияте вәкилләре – “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирханов, Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова, муниципаль район Советы депутаты, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы идарәсе рәисе Фәнис Радик улы Маннанов, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рамил Камил улы Вәлиәхмәтов, Тозлыкуш модельле мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Рәдиф кызы Потапова, балалар бакчасы мөдире Альбина Хәмит кызы Дәүләтова тантана геройларына иң ихлас теләкләр җиткерделәр, истәлекле бүләкләр тапшырып, өлкәннәр тормышына фатиха сүзләрен әйттеләр.

Иңнәрендә канат тойган тугызынчыларга быел мәктәпкә төшәчәк сигез укучы – әлегә балалар бакчасы чыгарылучылары да күркәм теләкләрен шигырь юллары белән җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр. Тантана геройларының тәүге укытучылары Әлфия Тимершәех кызы Сабирова, Гөлчәчәк Камил кызы Ихсанова, Розалия Мәснәви кызы Зыятдинованың да изге теләкләре, матур бүләкләре күңелләрендә озакка уелып калгандыр. Сыйныф җитәкчеләре Оля Мәгъдән кызы Хәмидуллина белән Лилия Фәни с кызы Камилҗанова да һәркайсына ихлас теләкләрен юллады, бүләкләр өләште.

 Тугызынчыларның ихлас рәхмәт сүзләре үзләренә белем һәм тәрбия биргән укытучыларга, барлык мәктәп персоналына яңгырады, алар остазларына чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. Чыгарылышчыларның әти-әниләре исеменнән чыгыш ясап, Гөлсара Шәехова һәммәсенә дә тик уңышлар гына юлдаш булуын юрады, изге нәсихәт сүзләрен җиткерде. Залда утырган әти-әниләренә ихлас рәхмәтле чыгарылышчылар матур җыр башкарды, чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.

Тантананың иң дулканлындыргыч мизгеле – тугызынчылар өчен соңгы кыңгырау чыңы яңгырады. Аны  Булат Шәехов белән быел беренчегә киләчәк Назгөл Шакирова яңгыратты. Остазлары җитәкчелегендә чыгарылыш укучылары шул моңнар белән хисләнеп өлкәннәр тормышына юл алды.

Зур юлларга чакыра ул Чыңлау
Зур юлларга чакыра ул Чыңлау
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас