

Башка еллардан аермалы буларак, тантана ачык һавада, район мәдәният йорты алдындагы мәйданда үтте.
Бәйрәмне ачып, Балалар музыка мәктәбе директоры Луиза Марсель кызы Абдрахманова биредә белем алып сәнгать дөньясына тәүге адымнарын ясаган, хәзер инде чыгарылыш сыйныф укучылары булган кызларны һәм малайларны, аларның укытучыларын һәм ата-аналарын шушы шатлыклы көн белән тәбрикләде. Артабан ул хореография, музыка һәм рәсем сәнгате бүлекләрендә белем алган укучыларга ихлас теләкләр җиткереп, шушы мәктәпне тәмамлау турында таныклыклар тапшырды. Дулкынландыргыч бу мизгелләрдән соң тантанага килүчеләр игътибарына Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары әзерләгән күркәм концерт программасы тәкъдим ителде.