Лагерь сменасын ачуга багышланган тантаналы линейкада балаларны лагерь начальнигы Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова, “Балалчак навигаторлары”ның муниципаль этабы координаторы Фируза Фәнәви кызы Сакаева, урындагы “Беренчеләр хәрәкәте” бүлекчәсе җитәкчесе Айгиз Равил улы Мадьяров сәламләде һәм имин, күңелле яллар теләде. Кызлар һәм малайларны биредә кызыклы конкурслар, экскурсияләр, уеннар һәм сәламәтләндерү чаралары көтә.
“Бүген безнең «Балачак иле» лагере 300 балага ишекләрен ача. Быел ул гимназиянең яңа корпусында – башлангыч мәктәптә узачак. Лагерьда 40 педагог эшли һәм бик күп спорт, интеллектуаль һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган чаралар планлаштырылган. Балалар ике тапкыр тукланачак. Укучыларыбыз буш вакытларын файда белән уздырырлар, яхшылап ял итәрләр һәм аларда биредә узган ял минутларыннан бары тик искиткеч матур, онытылмаслык тәэссоратлар калыр, дип ышанабыз”, – диде Чакмагыш гимназиясенең “Балачак иле” көндезге мәктәп яны лагере начальнигы Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.