+24 °С
Яңгыр


Укучылар беренче нәтиҗәләре белән сөендерә дә башлады, яңа гына тарих, әдәбият һәм химия буенча беренче нәтиҗәләр билгеле булды. Чакмагыш гимназиясе икенче ел рәттән химия буенча йөз бал җыючылар белән сөендерә. Быел 11 а сыйныфы укучысы Шамил Ваһапов югары дәрәҗәдәге белемгә ия булуын күрсәтте – ул БДИда 100 балл җыйды! Бу казаныш – укучының үзе өчен дә, аның гаиләсе, мәктәбе һәм районыбыз өчен дә олы горурлык. Шамилның остазы, химия укытучысы Лилия Мөхәммәт кызы Дәүләтованы укучыларының искиткеч уңышлары, югары әзерлек дәрәҗәсе өчен котлыйбыз. Шамилга алдагы имтиханнарда да уңышлар телибез!