ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
20 июнь 2025, 05:10

«Балачак иле» гөрләп торды

Һәр елдагыча, Чакмагыш гимназиясендә балаларның «Балачак иле» көндезге ял лагеренда укучыларның ялы зур оешканлык белән үтте.

«Балачак иле» гөрләп торды«Балачак иле» гөрләп торды
«Балачак иле» гөрләп торды

 Көтеп алынган җәйге каникулларның һәр көне, сәгате-минуты ныклап уйланылып, алдан төзелеп расланган «Русия бөркетләре бердәмлеге» программасына нигезләнеп, кызыклы һәм файдалы итеп оештырылды. Һәр көн балаларга куңелле мизгелләр, онытылмаслык хатирәләр бүләк итте. Һәрбер үткәрелгән чара балаларга яңалык, шатлык, искиткеч яхшы кәеф бүләк итеп, планлаштырылганнан да яхшырак килеп чыкты. Әлбәттә, монда инде лагерь начальнигы Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанованың эшне оста итеп оештыра белүе, педагогик коллективны бербөтен итеп туплап, хезмәткәрләр арасында уңай психологик халәт тудыра белүе зур әһәмияткә ия. Өлкән вожатыйлар Эльвина Илдар кызы Яхина, Раушания Риф кызы Шәйдуллина лагерьда үткәрелгән барлык чараларны югары дәрәҗәдә оештырдылар һәм алып бардылар. Талантлы педагоглар Гүзәлия Наил кызы Галиева, Рита Риф кызы Шәйдуллина, Гөлназ Салават кызы Хөсәенова, Гөлнур Салават кызы Яхина, Ләйсән Мансур кызы Кәримова, Индира Айрат кызы Сәләхова, Светлана Рафаэль кызы Гомәрова, Зәбидә Ягъфәр кызы Сираева алып барган түгәрәкләргә балалар зур энтузиазм белән ихлас теләп йөрделәр. Алар анда һәр көнне хәвефсезлек кагыйдәләрен кабатладылар, бу кагыйдәләрне мавыктыргыч уеннар ярдәмендә ныгыттылар, яңа җырлар, дәртле биюләр өйрәнделәр, инглиз телендә сөйләшү күнекмәләрен шомарттылар, кул эшләренә маһирлыкларын арттырдылар, татар һәм башкорт милли уеннарын өйрәнделәр. Физик тәрбия бирү инструкторлары Рәис Гайнел улы Әхмәтов, Ревенер Вил улы Әхмәтов үткәргән занятиеләрне ял итүче укучылар бигрәк тә түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки үз эшенә фанатларча гашыйк талантлы педагоглар һәр дәресне җиренә җиткереп, һәр отряд балаларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрделәр. Һәр көнне бер-берсен кабатламый торган өр-яңа хәрәкәтле уеннар,«Аҗаган» хәрби-спорт, «Күңелле стартлар» һәм башка бик күп кызыклы спорт ярышларында балалар дөньяларын онытып , рәхәтләнеп катнаштылар. Иҗади эшләүче, югары һөнәри осталыкка ия булган тәҗрибәле вожатыйлар ял итүче балаларның һәр минуты-секунды файдалы үтсен өчен зур тырышлык салып эшләделәр. «Урал батыр» эпосыннан өзекләрне яттан сәнгатьле сөйләү, эпос буенча рәсем төшерүчеләр бәйгесе, А.С.Пушкин иҗаты буенча викторина, әкиятләрен сәхнәләштерү, Сабантуй, «Барсыннан да яхшырак!», «Төсле буяулар фестивале», туган ягыбызның искиткеч ямьле табигать кочагына лагерь белән походка чыгу, Гаилә һәм Җиңү паркларына, туган як тарихын өйрәнү музее, Балалар модельле китапханәсенә, ТВ-Чакмагыш, Балалар иҗаты үзәгенә, «Гаилә» кинотеатры, «Космик» ял итү үзәгенә экскурсияләр, «Экология-Т» оешмасы, «Гаилә» үзәге белгечләре, төрле һөнәр кешеләре белән очрашулар, һичшиксез, балаларга бик файдалы булды. Педагоглар тарафыннан уйланылган һәр чара балаларның ак кәгазьдәй саф күңелләрендә бары тик изгелек орлыклары чәчеп, әхлакый, эстетик, экологик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә , үзләренең тормышларын матурлык һәм гармония законнары буенча төзергә, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләүдә мөһим роль уйнагандыр, дип ышанасы килә.
     Пешекчеләр балаларны һәр көнне тәмле-татлы ризыклар белән сыйладылар. Сыйлы табыннардан көн саен төрләндерелеп пешерелгән ризыклар, витаминга бай җиләк-җимешләр, яшелчә өзелмәде.
      Ял итүче балаларның сәламәтлеге сагында шәфкать туташы Регина Халит кызы Зарипова торды. Менә шулай итеп,«Балачак иле» көндезге ял лагере шаулап-гөрләп үтеп тә китте. Балалар күңелле ял да иттеләр, сәламәтлекләрен ныгыттылар, коллективта яңа дуслар таптылар, иҗат ялкынында яндылар. Мондый файдалы ял өчен оештыручыларга балалар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә бик рәхмәтле.

Автор:Зәбидә Сираева, Чакмагыш гимназиясе укытучысы.
Читайте нас