

Бәйрәм атмосферасында төп гомуми белем бирү турында аттестатларны тапшыру тантанасы гимназия укучылары өчен район мәдәният йортында булды. Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаучы укучылар төп документны мәктәп стеналарында алды.
Укучылар адресына мәктәп директорлары Айгөл Әхмәтҗанова, Алмаз Бикмөхәммәтов изге теләкләре белән мөрәҗәгать ите. Укучылар тормышта кеше тормышында яңа этап башлануны исбатлаган төп документ – аттестатларны зур дулкынлану белән алды. Әйткәндәй, гимназия һәм беренче мәктәптән барлыгы 33 укучы мәктәпне тик “5” билгеләренә тәмамлады.
Бәйрәм тантанасында иң якын кешеләр – әти-әниләр катнашты. Аларның күзләрендә никадәр шатлык һәм дулкынлану, чөнки әниләр һәм әтиләр өчен балалары ничә яшьтә булсалар да һәрчак бала булып калачак.
Котлаулар балаларга укытучылардан, сыйныф җитәкчеләреннән, әти-әниләрдән яңгырады, ә җавапка – рәхмәт сүзләре. Бәйрәм тантанасын укучылар башкаруында вальс бизәде.
Хәерле юлга, чыгарылыш сыйныф укучылары!
Сезнең максатларыгыз һәм хыялларыгыз тормышка ашсын!