ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
28 июнь 2025, 13:15

Заман яшьләре белән горурланырга була

Бүген илебездә иң якты һәм күркәм бәйрәмнең берсе – Яшьләр көне билгеләнә.

Заман яшьләре белән горурланырга булаЗаман яшьләре белән горурланырга була
Заман яшьләре белән горурланырга була

Илебезнең киләчәге булган буын вәкилләре аны ил Президентының 2023 елдагы карары белән һәр елда июньнең ахыргы якшәмбесендә бәйрәм итә. Шушы уңайдан район үзәгенең Гаилә ялы паркында күләмле чара үтте. Аның барышында якташларны муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев тәбрикләп, җирлегебезнең иң алдынгы яшьләренә район хакимияте башлыгы стипендияләрен , шулай ук махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугир якташыбыз әнисенә һәм яудагы хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыюда зур тырышлык салган якташларыбызга "Башкортстан" полкы җитәкчелегенең Рәхмәт хатларын, районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга керткән шәхси өлешләре өчен район оешма-учреждениеләре җитәкчеләренә һәм белгечләренә Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте министрлыгының Мактау грамотасын һәм Рәхмәт хатларын, район Яшьләр үзәгенең Рәхмәт хатын тапшырды. Бәйрәм тантанасында шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Вадим Васильевич Соколов һәм Альберт Рәүф улы Локмановның стипендияләренә лаек булган актив яшьләр дә билгеләнде. Бу премияләрне ихлас котлаулар җиткереп, депутат ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина тапшырды. Байтак еллар дәвам иткән күркәм традиция буенча, Яшьләр көнендә балалар коляскалары конкурсы да үтте. Ул илдә билгеләнгән Ватанны яклаучылар елы тематикасына багышланып, "Җиңү безнең якта булачак" исеме белән оештырылды. Моннан тыш, чара дәвамында "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз", "Безнең заман геройлары" күргәзмәләре, маскировка челтәрен үрү буенча осталык сәгате, "Беренчеләр хәрәкәте" зонасы, медиа-мәйданчык, әдәби терассадагы "Мин Русияне беләм" квест-уены, Әминә Гәрәеваның фотокүргәзмәсе, аквагрим мәйданчыгы, виртуаль чынбарлык, "Лазертаг" спорт-күңел ачу уены мәйданчыклары эшләде, беренче медицина ярдәме күрсәтү һәм район оешма-учреждениеләре хезмәткәрләре алып барган башка юнәлештәге осталык сәгатьләре оештырылды. Теләүчеләр Яшьләр көненә багышланган фотозонада шушы ямьле бәйрәм истәлеге булачак фотосурәтләргә төштеләр. Бәйрәмне волонтерлар, район Яшьләр үзәге белгечләре, мәдәният йорты сәхнә осталары, Чакмагыш гимназиясенең модалар театры яшь иҗатчылары, "Ниагара" коллективы биючеләре һәм сәнгатьне сөюче яшьләр, студентларның җыр-биюле чыгышлары бизәде. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды. Бу хактагы тулырак язма белән "Игенче" гәзитендә танышып булачак.

Заман яшьләре белән горурланырга була
Заман яшьләре белән горурланырга була
Заман яшьләре белән горурланырга була
Заман яшьләре белән горурланырга була
Заман яшьләре белән горурланырга була
Заман яшьләре белән горурланырга була
Заман яшьләре белән горурланырга була
Заман яшьләре белән горурланырга була
Автор:
Читайте нас