+28 °С
Облачно


Мәктәп территориясендә шактый зур җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы урнашкан. Алар укучыларны хезмәткә өйрәтү чикләрендә карала. Җәй буе мәктәп яны участогында укучылар эшли. Алар төрле эшләр башкаралар, даими чисталык һәм тәртипне саклыйлар, түтәлләргә су сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар. Эш нәтиҗәсендә балалар тырышлыгы белән ашханә өчен чөгендер, кишер, кәбестә һәм башка яшелчәләрдән мул уңыш алына. Үсемлекләрне тәрбияләүче балаларда барлык тереклеккә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләнә. Алар гүзәллекне аңларга һәм бәһаларга өйрәнәләр. Укучылар хезмәткә мәхәббәт белән үсә. Алар билгеле бер хезмәт күнекмәләренә өйрәнәләр һәм ия булалар.