

Мәктәп тәмамлаучылар арасында матур традиция яшәп килә – ул сыйныфташлар очрашуы.Чакмагыш беренче урта мәктәбен 1985 елда тәмамлаучылар да шушы көннәрдә очрашып күреште.
Тормыш тәҗрибәсе туплаган, һәрберсе тормышта үз урынын тапкан, инде үзләре дә 60 яшь бусагасында булган дәү әти, дәү әниләр, еллар аралыгы белән еракта калган яшьлекләрен сагынып күрешергә кайткан егетләр-кызлар очрашуы иде бу.
Мәктәп еллары — кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында
салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, жәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.
Сыйныфташлар исә гомер буе дуслык һәм мәктәп еллары турындагы хатирәләрне саклап, бер-берсе белән аралашып яши. Бу юлы да шулай булды. Очрашу көнен билгеләгәч тә, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, күрешеп, жыелышып балачак, яшүсмер елларын искә төшерделәр.
Очрашу самими балачаклы, әле тузан да кунарга өлгермәгән, эчкерсез күңелле еллар шаһиты булган мәктәптә узды. Заманча җиһазлар,музей, яңа техника, матур уку кабинетлары... Әйе, мәктәптә чисталык һәм тәртип, ул үзенә тартып тора, яңача, үзгәргән.
“Без укыган класс бүлмәләре инде башкача. Шулай да аның стеналары әле дә безнең шатлыклы көлү авазларын, йөгереп узган аяк тавышларын саклыйдыр. Шуңа күрә дә ул әле хәзер дә күңелләрдә мәңге җуелмас мәктәбебез булып кала. Аллага шөкер, диясе килә, мондый бәхет безгә насыйп булды. Мәктәпнең капкасын ачып кергәч тә үзебезне әллә нинди чит ил киноларындагы гөлләр патшалыгындагы кебек хис иттек. Чәчәкләр арасында истәлеккә фотога да төштек”, – ди шушы мәктәпне тәмамлаган Нәфисә Рабис кызы Гыйльметдинова. Фотода – бүгенге көндә районыбыз һәм республикабызның төрле өлкәләрендә җитәкче вазыйфаларда эшләүче тарткан якташларыбыз.
Беренче укытучылары Фәридә Хәби кызының хәлен дә белеп килделәр. “Ул безнең өчен бөтен нәрсәне белүче иң тырыш, бөтен жирдә тәртип саклап, барыбыз өчен дә кайгыртучан, шул ук вакытта таләпчән дә, яклый да белүче иң әйбәт кеше булып саклана. Аны шулкадәр хөрмәт иткәнгәме, әллә ул замандагы тәрбия йогынтысымы, коридордан килгән аяк тавышыннан ук таный идек,» – ди алар.
Яшьләре барса да, бу көнне кырык ел элек Чакмагыш беренче урта мәктәбен тәмамлаучылар үзләрен яшь итеп тойды, көлде, уеннар оештырды, гармунга кушылып җырлады, күңелләр булганчы сөйләшеп утырды. Еллар узгач, мәктәп тәмамлауның 50 еллыгына да тагын шулай сыйнфташлар очрашуына бергәләп исән-имин җыелырга насыйп булсын аларга.