ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
8 август 2025, 06:30

Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!

Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә

Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!
Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!


Яңа уку елы башланырга бер айдан әзрәк вакыт калып бара. Белем көненә һәр баланың уку кирәк-яраклары тулы сумка белән, матур мәктәп формасында барасы килә. Шул максатта Башкортстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе старт алды. Быел ул унбишенче тапкыр үткәрелә.
Безнең районда да ел саен предприятие-оешмалар җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, эшмәкәрләр – гомумән, теләге булган һәркем бу акциягә үз өлешен кертә. Әлеге чара кысаларында аз керемле, күпбалалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтелә.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» социаль акциясе беренче тапкыр 2007 елда игълан ителде. Шуннан бирле ел саен уздырыла башлады. Бу акциянең төп максаты – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән мәктәпкә укырга барырга җыенган балаларга ярдәм итү. Акциядә ел саен чакмагышлылар, шул исәптән төрле оешмалар һәм аерым кешеләр актив катнаша. Нинди дә булса сәбәпләр аркасында мәктәп кирәк-яраклары сатып алу мөмкинлеге булмаган гаиләләрдәге балаларны шатландыру, 1 сентябрь көнен алар өчен чын бәйрәм итү өчен акча, башка әйберләр җыялар”, – ди райондагы “Гаилә” үзәге җитәкчесе Ильвера Ильдус кызы Шәймөхәммәтова.
Районда яшәүче һәр кеше дә хәйриячеләр сафына кушылып, уртак эшкә үзеннән өлеш кертә ала. Бүгенге көнгә акциядә авыл биләмәләре, мәктәпләр, оешма-предприятиеләр катнашкан. Шушы көннәрдә генә райондагы “Гаилә” үзәгенә мәктәп кирәк-яракларын муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге вәкилләре китергән. Тамчыдан күл җыела, диләр. Хәйриячеләр балаларга мәктәп кирәк-яраклары гына түгел, ә бала күңелендә гомерлеккә сакланачак чын бәйрәм бүләк итәләр. Кылган изгелек беркайчан да онытылмый.
Райондагы “Гаилә” үзәге "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашкан район мәдәният бүлеге оешмалары, Чакмагыш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миләүшә Марс кызы Гыймаева, Иске Калмаш, Имәнлекул һәм Юмаш авыл биләмәләре хакимиятләре коллективларына, «Чакмагыш электр челтәрләре» предприятиесенә, ярдәмчел райондашлар: Әдия Мәүләви кызы Ваһапова һәм Илгиз Габделхәй улы Ибраһимовның гаиләләренә рәхмәт җиткерә.
Хәйрия акциясеннән сез дә читтә калмагыз, хөрмәтле райондашлар!

Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!
Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!
Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!
Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!
Үзең җыенсаң – башкаларга ярдәм ит!
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас