+24 °С
Яңгыр


Кичә мондый чара 5нче санлы “Шатлык” балалар бакчасында да үтте. Балаларның иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде. Төркем бүлмәләре, уен мәйданчыклары һәм спорт җиһазларының торышы тикшерелде. Яңа уку елына әзерлек барышында балалар бакчасында биналарга косметик ремонт ясалды, территория төзекләндерелде. Балалар бакчасын яңа уку елына уңышлы кабул итү – коллективның бердәм эшләве нәтиҗәсе һәм сабыйларның имин һәм уңайлы мохиттә үсәчәгенә гарантия. Илсөяр Гайсина.