

Яңа уку елына 200дән артык яңа мәктәп автобусы ачкычлары тапшырылды Бу хакта республика Хөкүмәтендә үткән атналык оператив киңәшмәдә билгеле булган иде инде. Ачкычларны тапшыру тантанасы башкалабыз Уфада үтте. Шулай ук 26 августта Бөредә август мәгариф конференциясе ачылды. Башкортстанның мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итүенчә, яңа уку елында республика мәктәпләреннән 53 меңгә якын укучыны уку урынына алып бару һәм кайтару каралган. Бу максатка белем бирү яки махсуслаштырылган оешмалар балансында булган 1590 мәктәп автобусы җәлеп ителәчәк. 26 августта «Уфа-Арена» каршындагы мәйданда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырды. Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә билгеләп үткәнчә, федераль һәм республика бюджетлары хисабына сатып алынган 200 берәмлектән артык транспорт чарасы ияләренә тапшырылган. Республика башлыгы әйтүенчә, яңа мәктәп автобуслары балаларга уңайлыклар һәм хәвефсезлек тәэмин итәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, автопаркны яңарту даими алып барыла һәм 2019 елдан башлап мәктәпләргә 900гә якын яңа автобус бирелгән. Төбәк башлыгы укучыларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын уку елы башлану белән котлады, шулай ук мәктәп автобусларын йөртүчеләргә мөһим һәм кирәкле хезмәтләре һәм балаларга яхшы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай итеп, 200 дән артык республика мәктәбе федераль һәм төбәк программалары чикләрендә яңа мәктәп автобус ачкычларына ия булды. Төрле маркалы яңа автобуслардан ачкычлар тапшыру тантанасында безнең район мәктәпләре директорлары да катнашты. Яңа транспортлы булу бәхете Юмаш, Иске Бәшир, Рәҗәп авыллары мәктәпләренә елмайды. “Бу иске транспортны алмаштырырга һәм мәктәп автобуслары паркын чагыштырмача яңартырга мөмкинлек бирәчәк”, – дип билгеләде мәктәп җитәкчеләре. Чарада шулай ук Советлар Союзы Герое Г.Х. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир авылы мәктәбе водителе Альфрид Альберт улы Нәбиев күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.