

Тантаналы чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, муниципаль район Советы депутаты Ленар Рәис улы Ибраһимов, Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, Чакмагыш беренче урта мәктәбе филиалы – Яңа Коты мәктәбе җитәкчесе Раушания Сәгыйть кызы Маликова, укучылар, ата-аналар катнашты. Тантанада иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев чыгыш ясады. Ул барлык укучыларны, педагогларны, ата-аналарны яңа уку елы белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде. “Кадерле укучылар, ата-аналар һәм укытучылар! Сезне Белем көне һәм уку елы башлану уңаеннан кайнар котлыйм! Барыгыз өчен дә җаваплы чор башлана. Сезгә авыр һәм игелекле эшегездә уңышлар телим!” – диде ул беренче сыйныфка аяк басучы укучыларга бүләкләр тапшырып. 9 сыйныф укучысы Рания Фатыйхова белән 1 сыйныф укучысы Олег Ласков беренче кыңгырау чыңын яңгыратты. “Балачак навигаторлары " проектының муниципаль координаторы Фирүзә Фәнәви кызы Сакаева булачак беренче сыйныф укучыларын “Русия бөркетләре” рәтенә алып, бүләкләр тапшырды. Яңа уку елын һәрберебез ныклы әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме – мәктәп бусагасын тәү тапкыр атлап керүче укучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары, педагоглар өчен дә дулкынландыргыч көн. Алар Белем иленә хыял-максатлар белән аяк басты. Укучыларыбыз белемле булсын, заман белән бергә атласыннар өчен педагоглардан зур хезмәт, тырышлык һәм түземлек таләп ителә. Районыбыз мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә яшь буынның киләчәген кайгыртырлык, заман таләпләренә җавап бирерлек эшчәнлек алып барыла. Укучылар да сынатмас, яңа уку елында белем һәм осталыкларын төрле бәйге-ярышларда, олимпиадаларда күрсәтерләр, дигән өметтә калабыз. Барыбызга да хәерле уку елы насыйп булсын!