ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
1 сентябрь 2025, 14:20

Белем көне тантанасы үтте

Көзнең тәүге көнендә илебездә Белем көне билгеләнә.

Белем көне тантанасы үттеБелем көне тантанасы үтте
Белем көне тантанасы үтте

1 сентябрьдә барлык мәктәпләрдә шушы якты балачак бәйрәменә багышланган тантаналар үтә. Күркәм традиция буенча, мондый дулкынландыргыч бәйрәм Чакмагыш беренче урта мәктәбендә дә үтте. Уку йорты коллективы һәм укучыларның шатлыгын уртаклашырга мәртәбәле кунаклар – муниципаль район хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илдар Илүс улы Низамов, муниципаль район Советы депутаты Илшат Идгар улы Еникеев, Башкортстан Республикасының райондагы ДОСААФ бүлеге җитәкчесе Ринат Раян улы Ризванов, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Вероника Викторовна Дәүләтова, махсус хәрби операциядә катнашкан яугир, хәрби хәрәкәтләр ветераны Азат Рәүф улы Сәмигуллин, “Ватанны яклаучылар” дәүләт фондының райондагы социаль координаторы Резеда Зәкәрия кызы Ильясова да килде. Бәйрәм тантанасын мәктәпнең төрле сыйныфларында белем алган алган укучыларның һәм иң кечкенәләрнең – шушы көнне тәү тапкыр Белем иленә зур сәяхәтен башлаган малалайлар һәм кызларның чыгышлары бизәде, укытучыларга һәм укучыларга бик күп изге теләкләр җиткерелде. Белем көне тантанасын тәмамлап, тәүге кыңгырау чыңлаганнан соң укучылар үз сыйныфларына юнәлеп, парталар артында урын алды. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитендәге язманы укырга була.

Белем көне тантанасы үтте
Белем көне тантанасы үтте
Белем көне тантанасы үтте
Белем көне тантанасы үтте
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас