

Бу шатлыклы вакыйганы уртаклашырга яңартылган мәктәпкә Белем көненә мәртәбәле кунаклар: муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, фехтование буенча олимпия чемпионы, ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры Аделина Рөстәм кызы Заһидуллина, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, район прокуроры Илнур Рәфыйк улы Насретдинов һәм аның урынбасары, Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Разалия Лиф кызы Хафизова, Имәнлекул мәктәбе директоры Гөлназ Таһирҗан кызы Моратова, җаваплылыгы чикләнгән “Альянс” җәмгыяте директоры урынбасары Камо Жораевич Алексанян килде. Тантаналы линейкада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев балаларны, ата-аналарны зур бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен белдерде. Кыска вакыт эчендә мәктәпкә яңа төс кертеп, аны тулысынча реконструкцияләгән подряд оешмасы җитәкчелегенә ул рәхмәт сүзләре җиткереп, Рәхмәт хаты тапшырды. Район җитәкчесе алдагы елларда да авыл мәктәпләренең капиталь ремонтланып торачагына ышаныч белдерде. Реканс Фәнил улы “Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү"программасы ярдәмендә авыл мәктәпләрен реконструкцияләргә мөмкинлек биргән республика һәм илебез җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм киләчәктә илебезнең тыныч һәм имин булуын теләде. “Миңа өч ел дәвамында төрле мәктәпләрдә булырга туры килде, әмма Имәнлекул мәктәбе – иң яхшыларның берсе. Ул шәһәр мәктәпләреннән калышмый, хәтта яхшырак та. Мәгариф — киләчәкнең ышанычлы нигезе. Бүген заман таләпләренә җавап биргән яңа уку йорты ишекләрен ачты. Анда белем бирү процессын нәтиҗәле оештыру һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган. Мәктәптә элекке күркәм гадәтләр һәм ирешелгән уңышлар гына сакланып калмас, ә яңа үрләр дә яуланыр, дип ышанам. Укытучыларга — иҗади һәм һөнәри уңышлар, ә укучыларга фән нигезләрен үзләштерүдә тырышлык һәм яңа ачышларга омтылыш телим. Беренче сыйныф укучылары өчен бу белем дөньясына беренче адым, чыгарылыш укучылары өчен — киләчәккә җаваплы әзерлек. Бәйрәм белән!” – дип чыгыш ясады Аделина Рөстәм кызы Заһидуллина. Ал тасма киселде, беренче кыңгырау шалтырады, укучылар, ата-аналар һәм кунаклар өр-яңа төс алган мәктәп эченә юнәлделәр. Әйе, быел балаларны якты, иркен коридорлар, яңа җиһазлар һәм уңайлы сыйныфлар, резина өслекле спорт мәйданчыгы каршы алды. Балаларның гына түгел, аларның әти-әниләренең һәм кайчандыр үзләре укыган мәктәпкә сокланып караган педагогик хезмәт ветераннарының да шатлыклы хисләрен күрү күңелле булды, алар һәммәсе дә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. “Мин бу мәктәпкә 1965 елда 9 сыйныфка килгән идем. Ул танымаслык булып үзгәрде. Бүгенге укучылар бик бәхетле, – дип уй-хисләрен уртаклашты биредә яшәүче Флидә апа Казыйханова. – Ышанам, балалар рәхәтләнеп укырлар һәм акыллы, талантлы, уңышлы кешеләр һәм Ватаныбызның чын патриотлары булырлар. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, төбәк Хөкүмәтенә һәм проектны тормышка ашыруда һәм мәктәпне 1 сентябрьгә әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт”. Әйе, мәктәп булса, балаларның гөр тавышлары ишетелсә, авыл яши, дигән сүз.