ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
1 сентябрь 2025, 09:05

Мәктәп юллары

Җиргә сары яфрак төште, җитте сентябрь. Тагын көзләр килә, диеп, кемдер уфтаныр. Мин уфтанмыйм, якын итәм көзге көннәрне. Көздә тудым, көзгә бәйле сөйгән һөнәрем. Көзләр мине кавыштыра мәктәбем белән. Укучымның мине сагынып көткәнен беләм. Алтын көзләр, сары яфрак – мәктәп юллары. Гомеремнең кабатланмас гүзәл еллары.

Мәктәп юлларыМәктәп юллары
Мәктәп юллары

Бүген 1 сентябрь – Белем бәйрәме. Илебезнең төрле почмакларында бу зур hәм мәртәбәле бәйрәмгә багышланган тантаналар, мавыктыргыч чаралар оештырыла. Һәр өйдә дулкынландыргыч ыгы-зыгы. Кемнеңдер кызы яки улы беренче мәртәбә мәктәпкә җыена. Инде күп мәртәбәләр киеп каралган, һич тә саласы килмәгән зәвыклы мәктәп формасын бүген озак итеп кияргә була... Матур портфельне туйганчы кутәреп йөрергә мөмкин булачак… Беренче укытучыга дип әзерләнгән затлы чәчәк гөлләмәсе дә вазада түземсезләнеп үз чиратын көтә… Укытучылар да, җәйге озын яллар вакытында сагынып өлгергән укучылары белән очрашу шатлыгын кичерә. Куңелле мәшәкатьләр!

Автор:Римма Гайнанова
Читайте нас