ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
4 сентябрь 2025, 11:15

Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да

Укучы балаларыбызның көне мәктәптә уза.

Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы даГимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да
Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да

Шуңа да аларны биредә тукландыру проблемасы укыту белән бер дәрәҗәдә мөһим. Башкортстанда мәктәпләрдә туклану мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Аны республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров шәхсән үз игътибар үзәгендә тота. 2020 елдан безнең республика мәктәп укучыларын кайнар ризыклар белән тукландыруны оештырган илнең беренче субъектларының берсе булды. Баштан ук балаларга тәкъдим ителә торган ризыкларның файдалы һәм хәвефсез булуы һәм аларның күңеленә хуш килү бурычы куелды. Радий Хәбиров милләт сәламәтлегенең төп элементы буларак укучыларны дөрес тукландыруның мөһимлеген аңлый. Ул төбәк белән җитәкчелек иткән чорда укуның сыйфаты аларның сәламәтлегенә бәйле булуын аңлап, укучыларның туклану өлкәсен тамырдан яхшы якка үзгәртә алды. Башкортстан Башлыгы берничә ел элек мәктәптә тукландыру проблемасын күтәргәннән соң, мәктәптә иртәнге һәм төшке ашларның сыйфаты яхшыра башлады. Бүген ата-аналар һәм балалар пешекчеләрнең ничек пешерүләреннән һәм нинди ризыклар куллануларыннан бик канәгать. Билгеле булуынча, төбәк җитәкчесе мәктәп ашханәләре өчен продуктлар исемлегеннән сыйфатсыз чимал һәм читтән китерелә торган итне чыгаруны таләп иткән. Хәзер исә үзебездә җитештерелгән продуктларга өстенлек бирелә, яхшы контроль системасы җайга салынган, ә мәктәптә туклануны оештыру белән ниндидер аңлаешсыз структуралар түгел, ә әлеге эшчәнлек төренә лицензиясе булган җитди туклану комбинатлары шөгыльләнә. Башкортстан – башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру тәкъдимен хуплаган беренче төбәкләрнең берсе дә. Шунысы куанычлы, районыбыз мәктәпләрендә дә укучыларны тукландыру югары дәрәҗәдә оештырылган. Сыйфатлы продуктларны район кулланучылар җәмгыяте китерә, ә яшелчә һәм җиләк-җимешләрне мәктәп яны участокларында үстерәләр. Ашамлыкларны татып карарга килгән ата-аналар да аның сыйфаты һәм тәменә югары бәһа бирә. Чакмагыш гимназиясендә дә туклану сыйфаты даими күзәтүдә тотыла. Аның директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова белдерүенчә, гимназиянең башлангыч мәктәбендә – 3, ә төп мәктәбендә 4 пешекче эшли. Продукция белән район кулланучылар җәмгыяте тәэмин итә. “Гимназиябездә укучыларны тукландыру яхшы дәрәҗәдә оештырылган. Район кулланучылар җәмгыяте сыйфатлы азык-төлек белән тәэмин итә, балалар шулай ук ел дәвамында мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә-җимешләрдән тәмле ризыклар ашыйлар. Укучылар өчен әзерләнгән ризыкларның сыйфатын әти-әниләр дә даими рәвештә күзәтчелектә тота. Ай саен гимназия мәктәпләрендә Ачык ишекләр көне үткәрелә, анда әти-әниләр укучыларга тәкъдим ителгән аш-суларга дегустациягә килә. Алар бу ризыкларга яхшы бәһа биреп, аның тәмле булуын, өйдәгегә охшавын билгели. Мондый чараларны үткәрү бик мөһим, дип уйлыйм, чөнки туклану буенча еш кына балалар җавап бирә алмаган сораулар туарга мөмкин. Ә монда барысы да уч төбендәге кебек: авыз итеп карарга да, пешекчеләр дә, район кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре белән дә сөйләшеп, әңгәмәләшеп була. Былтыр, 2024 елда республикада «Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2024» Бөтенрусия конкурсының финалы булды. Анда безнең гимназия «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә җиңү яулап, Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Шул ук елда “2024 елның иң яхшы мәктәп пешекчесе” район конкурсы үткәрелде. Пешекчеләр төрле милли һәм заманча ризыкларның бай ассортиментын тәкъдим иттеләр, аларны матур итеп бизәделәр. Чыннан да, иң яхшысын билгеләү авыр булгандыр – барысының да өстәлләре сыйфатлы һәм тәмле ризыклар белән тулы иде. Конкурсның төп максаты – безнең пешекчеләрнең талантын һәм һөнәри осталыгын бәһалау булды. Әгәр алар тәмле пешерсәләр, димәк, укучылар да бик рәхәтләнеп ашаячаклар. Конкурс йомгаклары буенча гимназиядән Альвина Мәрдәншина 2нче урынны алды”, – дип сөйләп үтте бу хакта Айгөл Әнвәр кызы. “Гимназиядә балаларны тукландыруны оештыру дәрәҗәсе, сыйфаты белән мин тулысынча канәгатьмен. Биредә укучы кызым да, улым да беркайчан да зарланганнары булмады, мәктәптә әзерләнгән аш-суларны бик яраталар. Кызым аеруча икенче ризыкка бирелгән (вторые блюда) ризыкларны бик яратып ашый. Балалар өчен әзерләнгән ризыкларны пешерү өчен азык-төлекнең үзебезнең район кулланучылар җәмгыятеннән китерелүе дә бик яхшы, үзебезнеке сыйфаты яклап та барыбер ышанычлырак һәм файдалы, табигый бит инде, дигән фикердәмен”, – ди гимназия укучылары әнисе Эльза Ямалетдинова. Аның 5Г сыйныфында укучы кызы Назгөл дә: “Мәктәп ашханәсендә бирелгән кайнар ризыклардан сиңа нәрсәләр ныграк ошый?” – дигән соравыма: “Безнең гимназиядә тәмле ашаталар, ашларны да, боткаларны да бик тәмле итеп пешерәләр. Мин күбрәк ит һәм балык кәтлитләре, бәрәңге измәсе, карабодай боткасы яратам. Бу төр ризыкларны өйдә дә бик яратып ашыйм, алар нәкъ өйдәгечә – әнием пешергән кебек һәрчак бик тәмле була. Ә менә аш ашарга бик яратып бетмим, бәлки үскәчрәк, тәм өстенлекләре үзгәргәч, өйрәнермен әле”, – диде. Әйе, балаларны мәктәпләрдә тәмле дә, сыйфатлы да тукландыру бик мөһим. Әгәр алар өчен әзерләнгән ризык тәмле һәм сыйфатлы булса, мәктәп укучылары да аны яратып ашаячаклар. Балаларны кайнар ризыклар белән тукландыру яшь организм үсеше, сәламәтлеге өчен бик мөһим. Иң мөһиме – ризык сыйфатлы булырга тиеш. Районыбыздагы продукция сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Безнең район – үзебездә туклануны саклап калган районнарның берсе. Мәктәпләрдә әзерләнгән аш-суларның, ризыкларның сыйфаты киләчәктә дә югары дәрәҗәдә сакланыр, дип ышанам.

Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да
Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да
Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да
Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да
Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да
Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да
Гимназиядә балаларны тукландыру тәмле дә, сыйфатлы да
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас