ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
4 сентябрь 2025, 10:40

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Район мәгариф бүлегендә Рида Әмирҗан кызы Мохтарованы лаеклы ялга озату уңаеннан күркәм чара узды.

Хезмәтенә күрә  хөрмәтеХезмәтенә күрә  хөрмәте
Хезмәтенә күрә хөрмәте

Район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин Рида Әмирҗан кызын мәгариф системасына керткән зур өлешен ассызыклады, аның күпьеллык намуслы хезмәтен, югары һөнәри осталыгы һәм үз эшенә тугрылыгын билгеләп үтте һәм юбилее белән котлады. Рида Әмирҗан кызы бар гомерен мәгариф бүлегенең бухгалтериясендә эшләүгә багышлаган. Аның белеме, тәҗрибәсе һәм зирәклеге барысы өчен дә үрнәк булды. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә һәм үзенең белемнәрен уртаклашырга әзер иде. Илдус Фидус улы аңа муниципаль район хакимияте башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Бу бүләк – аның мәгариф системасына керткән зур өлешенең лаеклы танылуы. Рида Әмирҗан кызына сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас