

Чара программасы бик бай булды. Беренче көнне балалар урнаштылар, бер-берсе белән таныштылар, ә туклыклы төшке аштан соң экскурсияләр кысаларында Геройлар аллеясында, Русия Герое М.В. Серафимов стелласында, хәрби техника күргәзмәсендә һәм «Партизан авылы» музей-күргәзмә комплексында булдылар.
Кич белән балаларны коры душ, игелек талисманы, токмач һәм милли ризык әзерләү буенча осталык дәресләре көтте. «Хәстәрлек остаханәсе» дәресләре кысаларында балалар хатлар яздылар һәм геройларга картиналар ясадылар. Ата-аналар да эшсез калмады: аларны бию осталары, психолог, БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы, БР Финанс министрлыгы, БР буенча Россия Социаль фонды белгечләре консультацияләре көтте. Ә 7 сентябрьдә патриотик форумда катнашучылар Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы белән очраштылар. Бу ике көн эчендә форумда катнашучылар үзләрен яңа яктан ачтылар һәм чын геройларның кемнәр икәнлеген исбатладылар.