

Гаилә хезмәте хезмәткәрләре оешма-предприятиеләр коллективларына, шәхси эшкуарларга һәм ярдәм кулы сузучы халыкка әлеге акцияне оештыруда иганәчелек ярдәме күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә. “Без сезнең һәрберегезгә активлыгыгыз һәм ярдәмегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Акциядә чын күңелдән катнашуыгыз безнең акцияне уңышлы һәм әһәмиятле итте. Сезнең ярдәм белән уку елы башлануны балалар чын бәйрәмчә каршылый. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телибез. Киләчәктә дә безнең белән хезмәттәшлек итәрсез, дип ышанабыз. Ә укучыларга яңа ачышлар, кызыклы белемнәр һәм фән дөньясында мавыктыргыч маҗаралар телибез. Һәр дәрес шатлык һәм илһам китерсен, ә кыенлыклар уңышка баскыч кына булсын”, – ди алар.