

Үзенең чыгышында Илнур Рәфыйк улы укучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары, әхлакый тәртип нормалары, низагларны тыныч юл белән ничек хәл итәргә һәм авыр тормыш шартларында кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләде. Укучылар төрле җинаятьләр кылган өчен балигъ булмаганнарның җаваплылыгына кагылышлы закон маддәләре турында белделәр. Шулай ук аларга хокук саклау органнарының роле һәм билгеләнеше, прокуратура органнары эшчәнлегенең үзенчәлекләре турында мәгълүмат җиткерелде. Район прокуроры барлык укучыларны аларның киләчәк тормышына тискәре йогынты ясарга мөмкин булган уйланылмаган гамәлләрдән ерак торырга чакырды.
Очрашу ахырында Илнур Рәфыйк улы укучыларның сорауларына җаваплар бирде, прокуратура хезмәткәрләренә куелган таләпләр, аларның эшчәнлегенең төп юнәлешләре, хәл ителә торган бурычлар турында сөйләде. Шулай ук ул киләчәктә балаларга илнең кайсы югары уку йортларында әлеге һөнәргә өйрәтүләрен һәм укырга керү кагыйдәләрен аңлатты.