+24 °С
Яңгыр


Бу көнне һава торышы да җайга салынган эшкә ярдәм итте, чөнки көн дә матур, коры һәм җылы торды. Балалар мәктәп укытучылары белән бергәләп эшкә җаваплы карадылар, тырышып эшләделәр. Тирә - якта уен-көлке, шаяру авазлары , хәтта кишер шытырдавы да ишетелә иде. Уңыш бик мул булды. Уңышны җыеп алганнан соң мәктәп территориясе яфраклардан, коры ботаклардан арындырылды. Көн актив һәм нәтиҗәле үтте.