ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Образование
17 сентябрь 2025, 10:25

Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып

Укучыларның туристлык буенча белем һәм күнекмәләрен камилләштерү, көчле командаларны ачыклау максатыннан, районда ел саен туристлар слеты уздырыла. 

Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырыпУкучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып

Быел да ул анда катнашучыларда онытылмаслык хис-кичерешләр калдырып, күңелле үтте. Аны Балалар иҗат үзәге оештырды. Игенче авылында узган бу чарада көн дә бик уңай туры килеп, кояш нурлары, җылы һава торышы белән сөендерде. Слетта 14 команда катнашты
“Турслет – ул ярыш кына түгел, ул – үзеңне күрсәтү, команда рухын ныгыту һәм төбәгебезнең матур табигатеннән ләззәт алу мөмкинлеге. Сезнең барыгызга да якты җиңүләр һәм онытылмас тәэссоратлар һәм, әлбәттә, гадел көрәш, уңышлар һәм шәп ял телим”, – диде Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова, туристик слетта катнашучыларны сәламләп.
Ярышларның судьясы, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Наил Зәкәрия улы Һадыев чараның кагыйдәләре, тәртибе һәм шартлары белән таныштырды.
Слетта катнашучы егет-кызлар бу көнне турист сукмакларының нинди генә киртәләрен үтмәде дә, нинди генә ярыш-бәйгеләрдә көч сынашмады. Ә иң мөһиме – һәркем команда белән эш итү, бер коллективка туплануның никадәр отышлы булуын аңлады, ахыргы нәтиҗәләргә үзеннән лаеклы өлеш кертү өчен тырышты. Һәр мәктәп командасы үз палаткалы лагерен җиһазлап, учак якты, ориентлашу, топография, туган якны өйрәнүдә белемнәрен күрсәтте, каршылыклар полосасын үтте һәм рәхәтләнеп гүзәл табигать кочагында ял итте.
Район мәктәпләрендә укучы яшь туристлар слеты йомгаклары буенча җиңүчеләр түбәндәгечә билгеләнде:
А классы: Яңа Балтач урта мәктәбе – 1 урын, Чакмагыш гимназиясе – 2 урын.
Б классы – Имәнлекул урта мәктәбе командасы җиңде, 2 нче урынны Тайняш урта мәктәбе, 3 нче урынны беренче урта мәктәп командасы һәм Юмаш урта мәктәбе командасы бүлеште.
Чара бик җанлы һәм күңелле үтте. Быелгы слет укучыларга һәм укытучыларга көч-дәрт һәм чагу тәэссоратлар бүләк итте. Командалар арасында күтәренке ярыш рухы һәм яхшы кәеф мохите хөкем сөрде. Балалар табигать кочагында актив физик әзерлек һәм сәләтләрен күрсәтте, яшьтәшләре белән рәхәтләнеп аралышты һәм файдалы ял итте.

Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Укучыларда бай хис-кичерешләр калдырып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас