

Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Чакмагыш беренче урта мәктәбендә өлкәннәрне хөрмәт итү юнәлешендә бик күп эшләнә. Мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне өйләренә барып котлау, аларны мәктәпкә чәй табыны артына чакыру инде күптән матур традициягә әйләнде.
Быел да һәр ветеранның өенә чәчәкләр, котлау открыткалары илттек. Ә кичә, Халыкара өлкәннәр көненә аяк басканда, төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан кадерлеләребезне мәктәпкә дәштек. Алар чәй табыны артында, бер-берсе белән аралашып, укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар, үзләре мәктәптә эшләгән чорның вакыйгаларын яңарттылар.
Мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов өлкәннәребезгә үзенең матур теләкләрен җиткерде. Ул ветераннарга хезмәтләре һәм мәгарифкә керткән өлешләре өчен тирән рәхмәт белдерде. Алар үз чиратында әлеге чараны оештырган өчен зур рәхмәт әйтте.
Бәйрәмнән өлкәннәр бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирлэр белән таралышты. Алар укучыларга тырышып укырга, ә укытучыларга армый-талмый, барлык авырлыкларны җиңеп гел алга барырга, яңа үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләкләрен белдерде.
Мондый очрашулар милли традицияләрне сакларга һәм яшь буынга тапшырырга, шулай ук педагоглар буыннары арасындагы элемтәне ныгытырга ярдәм итә.