

Үткәргән дәресләрен, бай эчтәлекле әдәби кичәләрне, авылның күренекле кешеләре белән очрашуларны сагынып искә алабыз. Укытучыбыз искиткеч кешелеклелеге, гаять дәрәҗәдә тыйнаклыгы, соклану уятырлык гадилеге белән аерылып торды. Бүген аның арабызда юклы гына ышанасы да килми. Әлфия апабыз 1925 елда Чакмагыш авылында өч балалы гаиләдә туып үскән. Кызганычка каршы, әти-әнисе бик яшьли мәрхүм була. Үсмер кызга кеч кенә сеңлесе белән энесен карап-үстереп, олы тормыш юлы на бастырырга туры килә. 1939 елда Кушнаренко педагогия училищесына укырга керә. Авыр сугыш елларындагы авырлыклар алдында тырыш кыз югалып калмый, уку йортын яхшы билгеләргә генә тәмамлый. 1942 елда Калмашбаш мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт юлын башлый. Шул еллар хәтирәләре белән ул “Өмет”гәзите хәбәрчесе белән уртаклашкан. —Укытучы сугыш чорында белем бирүче генә түгел, ә төп идеологта, көлтә бәйләүче дә, утын әзерләүче дә булды. Кайгы-хәсрәтләрдән күңелләре өшегән кечкенә җаннарны башларыннан иркәләп, матур киләчәккә ышанычны да укытучы бирде. Без барысын да тирән тен аңлап, тырышып эшләдек, һичкайчан өметсезлеккә бирелмәдек. Мин ул еллардагы солдаткаларның сабырлыгына-түземлегенә бүген дә шаккатам. Җигелеп дөнья көтү белән бергә балаларын укыту өчен дә тырыштылар, авыл белән бергәләп фронтка самолетта төзеттеләр, төннәр буена чыра яктысында сугыштагыларга оек бияләен дә бәйләделәр. Алар үзләренең бар булмышы белән җиңүне якынайтылар. Әлфия Насыйр кызы эшләгән елларда Калмашбаш авылында кан чире килеп чыга, көне нә 5-6 кеше шул зәхмәттән вафат була. Ач-ялангач балаларга иске, унбишәр көн ягылмаган класс бүлмәләрендә корымнан кара ясап дәрес бирергә туры килә. Тормыш иптәше Фәрит Габдуллин утны-суны кичкән, өч зур сынауны— фин һәм Бөек Ватан сугышларын, Ленинград блокадасын үткән офицер була. Укытучыларның август киңәшмәсендә таныша яшьләр. Өйләнешеп, Аблай авылында яши башлыйлар. Гаилә башлыгы да иң җаваплы, халык белән тыгыз элемтәдә эшли торган вазыйфаларга тәгаенләнә. Якын кешеләрен югалту кайгылары да читләп үтмәде Әлфия апаны. Ләкин ул сынмады-сыгылмады, гомеренең соңгы көннәренә кадәр йөрәк парәләре – кызлары на һәм яраткан оныкларына терәк-таяныч булып яшәде. Яраткан укытучыбыз, остазыбыз, мәртәбәле мөгаллимә Әлфия Насыйр кызы матур тормыш юлы үтте. Күпъеллык һәм фидакарь хезмәте белән мактаулы да, ихтирамлы да булды. Аның үрнәгендә укытучы, журналист һөнәрен үз иткән бик күп укучылары бүгенге көндә илебезнең төрле төбәкләрендә уңышлы хезмәт сала. Онык туруннары арасында да билгеле табиблар, юрист һәм нефтьчеләр бар. Исән булса, быел ул 100 яшен билгеләр иде. Аблай авылы халкы аны һәрвакыт сагынып искә ала. Чөнки ул онытылырлык шәхес түгел.