

Минемчә, һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа, анда туганда ук билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен азмы-күпме күнекмә була. Балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм аны алга таба үстерү өчен тиешле шартлар булдыру – ата-аналарның, укытучыларның мөһим бурычы. Әгәр дә өлкәннәр бу сыйфатларны балада вакытында күрә алмасалар, соңыннан аларның тумыштан бирелгән сәләтләре «сүнеп калачак». Укучыларның иҗади сәләтен үстерү мәсьәләсе мәктәпләр һәм мәктәптән тыш учреждениеләр эшчәнлегендә төп урын алып тора. Безнең гимназиябез балаларның менә шундый иҗади сәләтләрен үстерү өчен тулы мөмкинлекләр ача. Биредә дәрестән тыш төрле юнәлешләрдәге түгәрәкләр, берләшмәләр эшли. Минем 2018 елда Чакмагыш гимназиясендә ачылган талантлы педагог, үз эшенең остасы Гүзәлия Наил кызы Галиева җитәкчелегендәге “Одри” мода театры турында язып үтәсем килә. “Мөгаен, безнең яраткан гимназиябездә генә шулай ирекле иҗат итәргә, бары тик безнең гимназиябездә генә иң креатив идеяләрне тормышка ашырырга һәм иҗади башлангычларны ачарга, хыялларны чынга ашырырга мөмкиндер ул!” – ди үз эшенә бар булмышы белән бирелгән, иҗатка гашыйк педагог Гүзәлия Наил кызы. Әлеге берләшмәдә мин дә зур теләк белән берничә еллар дәвамында шөгыльләнүче укучы буларак, аның дәресләренең һәрчак кызыклы, бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтүен билгеләп үтәсем килә. Аның һәр балага үз баласы кебек җылы, ихлас мөгамәләдә булуы, барыбызга да тигез карап, елмаеп каршы алуы, беркайчан да тавыш күтәрмәве, һәркайсыбызның сәләтләрен күреп, аны ачарга ярдәм итүе – сирәк кешеләрдә очрый торган күркәм сыйфатлардыр ул. “Одри” мода театры “МОДАмуазель”, шулай ук “Модалы омтылыш” һәм “Дизайн” берләшмәләре белән берлектә эшли. Ул – 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге, мода һәм стиль белемнәрен камилләштерергә, иҗади потенциалын үстерергә, сәхнә осталыгын һәм күнекмәләрен, төрле стиль һәм чор киемнәрен күрсәтү, театр постановкаларында һәм спектакльләрендә катнашырга омтылган укучыларга ярдәм итүче иҗади берләшмә. Дәресләрдә балалар кием модельләре коллекцияләрен проектлыйлар. Биредә алар ниндидер кечкенә идеядән башлап, ошаган теманы сайлыйлар, аның буенча мәгълүмат туплыйлар, фотосүрәтләр ясыйлар һәм мудбордлар җыялар. Мода тенденцияләрен исәпкә алып, модель рәтенең эскизларын ясыйлар, эшләнмәләрнең фасоннарын җентекләп тикшерәләр, текстураны, төсләр палитрасын, фасон линияләрен сайлыйлар. Аннары катлаулы лекало ясау процессы һәм кисәк детальләрен кисү башлана. Артабан балалар әзер эшләнмәләрне этаплап җыя башлыйлар – кием модельләре коллекцияләрен тегәләр. Параллель рәвештә аларга шулай ук үз иҗатларын пьедесталда күрсәтергә өйрәнү буенча подиум дәресләре уза. Мода театры – ул матур буй-сын өчен подиум гимнастикасы һәм подиумда йөрү, актерлык осталыгы, төрле позада фотосүрәткә төшү, тамашачыга эшләү, үзеңне иркен һәм ышанычлы тоту. Театр эшләгән елларда тамашачылар өчен биш дистәгә якын уникаль коллекция күрсәтелде. Моннан тыш, әзер коллекцияләр белән тәрбияләнүчеләр Бөтенрусия һәм халыкара мода конкурсларында, фотомодельләр бәйгеләрендә һәм иҗади форумнарда, мода индустриясе чемпионатларында призлы урыннар алалар. Әйткәндәй, шушы көннәрдә безнең гимназиянең яшь талантлы модельләре Мәскәү подиумын гөрләтеп, зур шәһәрләрдән килгән конкурсантлар белән бертигез көч сынашып, районыбыз данын лаеклы яклап кайтты. “10-12 октябрьдә Мәскәүдә "Алтын энә" Вячеслав Зайцев белән юл Бөтенрусия фестиваль-конкурсы узды. Безнең гимназиянең "ОДРИ" Мода театры "МОДАмуазель" һәм үсеш ноктасының "Модный прорыв" берләшмәсе модельләре танылган зур мода театрлары һәм балалар мода индустриясе профессионаллары белән көндәшлек итеп, илебезнең төп подиумын яуладылар. Төрле яшь категорияләрендә үзенчәлекле чыгыш белән "Беренче тапкыр дөньяга чыгу" номинациясендә безнең модельләребез Диана Макулова, Ясминә Мөҗипова, Ализа Арысланова, Юлия Бикмәтова, Эльнара Гыйбашева, Сәидә Хәмидуллина, Азалия Миһранова, Аделя Фәтыйхова 1 урынны яулады! Шулай ук "Модада уйныйбыз" номинациясендә "Косогоры, горы-горы, буераки реки, раки" коллекциясе “Мода күренеше” Бөтенрусия конкурсында катнашу өчен Самара шәһәренә чакыру һәм катнашучылар чыгымнарының 50 процентын каплау белән махсус призга ия булды. "Бал маскарад" номинациясендә илнең төрле шәһәрләрендәге 24 Мода театры арасында 3 урынны алдык. Башкортстан Республикасыннан, шәһәрләр арасында без бердәнбер авылдан булган катнашучылар идек! Бу – искиткеч җиңү! Бигрәк тә яраткан республикабыз көнендә! Минем талантлы, иң чибәр, иң талантлы кызларымның барысы да бик яхшы чыгыш ясады һәм безнең иң-иңнәр икәнлегебезне, булдыра алуыбызны һәм профессиональ коллективлар белән бертигез икәнебезне күрсәтте һәм исбатлады! Димәк, без узып та китә алабыз, шуңа күрә тагын да ныграк үсәчәкбез һәм тырышачакбыз. Шулай ук минем чын күңелемнән гимназиябез директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, хөрмәтле әти-әниләргә безгә иҗат юлыбызда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Барлык финанс чыгымнары, балалар турында чиксез кайгыртуыгыз, аларның бөтен иҗади тормышында һәм эшчәнлегендә ярдәм итүегез һәм катнашуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә”, – дип, ихлас сөенечләре һәм тәэссоратлары белән уртаклашты Гүзәлия Наил кызы. “Бер сүз белән әйтеп бетереп булмаслык сәяхәт булды бу. Мин үзем анда бара алмасам да, кызым Әминә барып, катнашып, бар матурлыкны үз күзләре белән күреп, бар хис - тойгыларны үз күңелендә кичереп, кечкенә йөрәгендә истәлеккә иң җылы вакыйгаларны алып кайтты. Бер ай эчендә Гүзәлия Наил кызы җитәкчелегендә ут кебек күпме эш эшләде, күпме костюм тегелде, балалар белән көндәлек әзерлек эшләре алып барылды. Балаларыбызның талантлылардан талантлы, осталардан-оста, гүзәлләрдән-гүзәл, бала җанлы һәм мәрхәмәтле күңелле җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Гүзәлия Наил кызы Галиевага моның өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу җиңүгә безнең чибәр һәм сәләтле кызларыбыз да, Гүзәлия Наил кызы да, һичшиксез, лаек иде. Әле яулыйсы үрләр, җиңәсе бәйге-конкурслар алда көтсен, дип телисе килә. Чөнки мондый талантны яшереп, күрсәтми ятарга ярамый, дип уйлыйм мин”, – диде Мәскәү сәхнәсен яулап кайткан балаларның әти-әниләре исеменнән Фәйрүзә Хәсәнова. “Профессионаллар арасында шундый зур күләмдәге конкурста катнашу безнең өчен үзе зур җиңү булды. Ләкин без катгый рәвештә җиңүгә омтылдык, шуңа күрә дә җиңү безнең кулда булды”, – ди әлеге конкурста катнашкан Ясминаның әнисе Лиана Мөҗипова. “Мәскәүдә мин тәүге тапкыр булдым. Бу сәфәр безнең өчен, әлбәттә, дулкынландыргыч булды. Иң мөһиме – үзеңә һәм үз мөмкинлекләреңә ышану, шул вакытта барысы да килеп чыгачак”, – дигән фикердә аның кызы Ясминә дә. Беренче тапкыр Мәскәүдә булган һәм мондый зур сәхнәдә тәүге тапкыр чыгыш ясаучы 2Г сыйныфта укучы яшь модель Ализа Арысланова да әлеге күләмле конкурстан алган хис-тәэссоратлары белән ихлас уртаклашты: “Бу – минем самолетта беренче тапкыр очуым, Мәскәүгә беренче сәфәрем һәм шундый зур сәхнәгә беренче чыгуым булды. Шушы өч гаҗәеп көн эчендә бик күп кызыклы һәм истә калырлык хәлләр булды. Мин үз күзләрем белән гаять зур, мәһабәт башкалабызны күрдем: Кызыл мәйданда, ВДНХда, Мәскәү-Ситида булдым, Мәскәү елгасы буйлап теплоходта йөрдем. Җитәкчебез Гүзәлия Наил кызы ярдәме белән без шундый танылган һәм талантлы кешеләр белән бер сәхнәдә тора алдык. Кыскасы, республикабыз һәм Чакмагышыбызны Мәскәү сәхнәсендә лаеклы тәкъдим итүебезгә ул зур көч салды. Моның өчен аңа зур рәхмәт. Бу сәфәр миңа бик нык ошады һәм ул соңгысы булмас, дип уйлыйм. Киләчәктә без тагын да шундый зур сәхнәләрне яулап, районыбыз данын лаеклы якларбыз, дип ышанам”.