ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
23 октябрь 2025, 11:30

“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу

Бүген Чакмагыш гимназиясендә “ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә фәһемле һәм кызыклы очрашу үтте. Ул Яшьләр үзәге һәм муниципаль район хакимияте белән берлектә оештырылды.

“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу
“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу


«ГосСтарт» проекты җирле үзидарә органнары җитәкчеләре белән ачык диалог оештыру юлы белән дәүләт һәм муниципаль идарә, яшьләр белән эшчәнлекне оештыру, политология, юриспруденция, икътисад, менеджмент юнәлешләре буенча мәгариф оешмалары мәктәп укучылары һәм студентлары булган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләрне һөнәри ориентацияләүгә юнәлдерелгән. Проектның максаты шулай ук яшьләрне һәм студентларны хакимият органнары алдында торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү. Яшьләрне дәүләт хезмәтенә җәлеп итү дәүләт оешмаларының күп кенә проблемаларын хәл итәргә мөмкинлек бирә торган иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Бу – кадрлар составын яшәртү, дәүләт идарәсе системасына яңа алымнар кертү, һөнәри эшчәнлеккә яңа караш, үзгәрешләргә югары кызыксыну уяту.
Проект берничә этапта тормышка ашырыла. Бүген аның беренчесе – “ГосСтарт.Диалог” этабы узды. Укучылар гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, Башкортстан Республикасы Аадвокатлар коллегиясенең Чакмагыш районы филиалы адвокаты Айрат Әнәс улы Хәмидуллин, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты рәисе Регина Рифат кызы Маликова, Чакмагыш районының “Беренчеләр хәрәкәте” урындагы бүлекчәсе рәисе Айгиз Равил улы Мадияров белән ачык диалогта катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Бу хакта тулырак – киләсе санда.

“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу
“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу
“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу
“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу
“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу
“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу
“ГосСтарт.Диалог” проекты чикләрендә очрашу
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас