+22 °С
Яңгыр


Анда спортның бу төрен яратучы күпсанлы командалар катнашты. Әлеге турнирда безнең «Юлай Батыр» командасы бик яхшы уен күрсәтте һәм лаеклы рәвештә икенче урынны алды. Команда составында Чакмагыш гимназистлары Камил Әхмәдуллин (7а), Данис Латыйпов (6г), Герман Капитонов (6г), Аяз Мөхәммәтҗанов (6г), Тимур Бикмурзин (6а), Ильяс Муллагалиев (6б), Арсен Гыймазов (5в), Карина Закирова (4в) уйнады. «Юлай Батыр» командасын «Боз һәм ялкын» турнирында матур һәм нәтиҗәле чыгышлары белән котлыйбыз. Киләчәктә дә спортта уңышлар һәм яңа җиңүләр юлдаш булуын телибез.