

Укучылар һәм укытучылар мул уңыш алуны билгеләп үтү һәм аның белән уртаклашу өчен бергә җыелдылар. Табигать бүләкләре күргәзмәсе бәйрәмнең чын бизәге булды. Балалар сусыл алмалар, өлгергән грушалар, кабаклар һәм хәтта өй эшләнмәләре алып килделәр. Һәр сыйныф көзге композицияләр белән бизәлгән үзенең үзенчәлекле стендын әзерләде. Иҗади номерлар барлык кунакларны сөендерде: укучылар көз турында җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, биеделәр һәм сәхнәләштередгән өзекләр күрсәттеләр. Конкурслар һәм уеннар күңелле бәйрәм мохите тудырды. Балалар рәхәтләнеп яшелчәләр белән эстафеталарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар һәм көзге сынамышлар белү буенча ярыштылар. Мондый бәйрәмнәр безгә күңелле вакыт уздырырга гына түгел, ә балаларда табигатькә һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә дә ярдәм итә.